Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәптә әхлакка өйрәтәләр

Әссәләмегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хәерле булсын безнең көнебез, хәерле булсын безнең иман дәресебез. Укучылар, әйдәгез әле Аллаһы Тәгаләдән сорыйк: "Әй, Аллаһым, миңа хәерле гыйлем, киң ризык, мактауга лаек тәртип, сәламәтлек бир". Яңа Әлем мәктәбендә 11 ел инде әхлак дәресләре алып баручы Тәхия Усманованың "Яхшы сүз - җан азыгы" дигән...

Әссәләмегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хәерле булсын безнең көнебез, хәерле булсын безнең иман дәресебез. Укучылар, әйдәгез әле Аллаһы Тәгаләдән сорыйк: "Әй, Аллаһым, миңа хәерле гыйлем, киң ризык, мактауга лаек тәртип, сәламәтлек бир". Яңа Әлем мәктәбендә 11 ел инде әхлак дәресләре алып баручы Тәхия Усманованың "Яхшы сүз - җан азыгы" дигән темага ачык сыйныф сәгате әнә шундый дога белән башланып китте.
Ничек үткәрелә икән ул мәктәпләрдә әхлак дәресләре? Шундый кызыксынучан уйлар күңелдә бөтерелепме бөтерелә. Бу сорау, хәтта, озак еллар сыйныф сәгатьләрендә әдәп-әхлак турында сөйләп, зур тәҗрибә туплаган педагогларны да кызыксындырмый калмагандыр. Чөнки сүз ислам дине, Коръән сүрәләре, гасырлардан-гасырларга күчеп тә, төп асылын югалтмаган ышанычлы хәдисләр белән бәйләп алып баручы дәрес турында бара.
Актаныш халкы елдан-ел дингә ныграк тартыла. Мәчетләребездә, мәдрәсәләрдә гыйлем алучылар арасында гомерләрен балалар укытуга багышлаган укытучылар шактый. Дөньяви белеме булган, моңа өстәп, дини гыйлем үзләштергән остазларыбызга - мөгаллим-мөгаллимәләргә киләчәк буынның әхлагын кайгыртуны ничек инде ышанып тапшырмаска мөмкин!?
Район җитәкчелеге районның мәгариф бүлегенә, мөслимәләр берлегенә, "Ак калфак" җәмгыятенә әнә шундый бурыч йөкләде. Мәктәп яшендәге балаларга әхлак дәресләре укытуны педагогик стажы булган һәм дини гыйлемгә ия тәкъва кешеләргә йөкләргә кирәк, дигән бурыч алга куелды. Район башлыгының тәкъдиме белән быелның 18 гыйнварыннан районның барлык мәктәпләрендә дә әхлак дәресләре кертергә дигән карарга киленде.
Район мәгариф бүлегенең әлеге боерыгы барлык мәктәпләргә дә тигез дәрәҗәдә җиткерелсә дә, әлбәттә, әлегә бар җирдә дә әхлак дәресләре тиешле дәрәҗәдә үткәрелә дип ышанып әйтергә иртәрәктер. Чөнки өйрәнәсе дә өйрәнәсе бар.
Менә шул максаттан Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә "2015-2025 елларга кабул ителгән тәрбия үсеше стратегиясен тормышка ашыру кысаларында укучыларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү" темасы буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, әхлак дәресләрен алып баручы педагоглар чакырылган иде.
Ветеран укытучы Тәхия Усманова 7нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. Иң куандырганы: бу дәресне барысы да яратты. Дөрестән дә, бу шушы семинарда күрсәтер өчен генә әзерләнгән чара түгел иде. Эзлеклелек күренеп тора - укучылар актив, әдәп-әхлак кагыйдәләрен беләләр, укытучы белән тыгыз элемтә бар.
- Беренче атнада - башлангычлар, икенчесендә - 5-7нче сыйныфлар, өченчесендә 8-9нчы сыйныф укучылары белән үткәрелә. Атна саен мәктәпкә килүем белән мин бик бәхетле, - ди ул.
Мөгаллимә дәрескә зур әзерлек белән килгән, күп төрле чыганакларга мөрәҗәгать иткән. Коръән Кәрим аятьләрен дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.с. сөннәтен дә, ислам динендә мәшһүр саналган хәзрәтләребезнең әйткән сүзләрен дә, хәзерге заман шагыйрьләренең шигырьләрен дә еш кулланды. Укучылар тел, сүз турында мәкальләр өйрәнеп килгәннәр. Алар Локман Хәким нәсыйхәтләрен дә телгә алдылар, райондашыбыз Әмирҗан Моталлаповның күптән түгел басылып чыккан "Авыл турында уйланулар" исемле китабына да мөрәҗәгать иттеләр.
- Пәйгамбәребез с.г.в.с. бервакыт үзенең сәхабәләренә: "Олы җиһад ул - нәфесебезне, телебезне тыю", - дигән. "Яхшы сүз - сәдака" дигән хәдис тә бар.
Тәхия Әхтәм кызы дәрестә йөрәкләргә үтеп керерлек берничә кыйсса сөйләде. Бу вакытта аның үзенең дә, тыңлаучыларның да күзләренә яшьләр килде. Күңелендә иман нуры йөрткән беркем дә бу кыйссаларны тыңлагач, үзенең әхлагы турында уйланмыйча кала алмас иде.
Имам Гали хәзрәтләре телне 8 төрле начарлыктан сакларга кирәклеген әйткән. Алдашу-ялганлау. Буш вәгъдә бирү. Гайбәт сөйләү. Бәхәсләшү. Мактану. Кешеләрне хурлау. Каргыш. Кешеләрне мыскыллау. Боларның һәрберсенә укучылар мисаллар китерделәр.
- Аллаһы Тәгаләдән үзеңә генә түгел, күршеләреңә, дусларыңа, туганнарыңа, сыйныфташларыңа да тәүфыйк сорарга кирәк, укучылар, - дип, Тәхия Усманова мисалларны китергәндә яхшылыкны үзеңә дә, башкаларга да теләргә кирәклеген төшендерергә тырышты.
Ачык дәрескә анализ ясаганда балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларга да мондый дәресләр зыян итмәс иде дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова:
- Тәхия апага бик зур рәхмәт, күрәсез: ул ныклап әзерләнгән. Слайдлар эшләнгән. Балаларның күңеле ак-пакь булсын дигән максат куелган. Әлбәттә, әхлак дәресенең әйбәт узуы өчен, Тәхия апа кебек, укыту алымын яхшы белгән дини кешеләр кирәк. Ә
әхлаклы, тәрбияле мөслимәләр һәр авылда да бар. Балаларның күңелләренә дини тәрбия орлыкларын яшьтән үк салырга кирәк. Дәресләрне, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, бүгенге тормыш белән үреп алып барырга киңәш итәбез.
"Ак калфак" район оешмасы җитәкчесе урынбасары Рәмзия Рәкыйпова:
- Әхлак дәресләре алып барырга лаек пенсионер укытучыларыбыз нигәдер һаман читтә кала. Шушы мәктәп коллективы кебек, бар җирдә дә аңлап якын килсеннәр иде.
Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова:
- Безгә Аллаһы Тәгалә кул, күз, аяклар биргән, бөтен әгъзаларыбызны төгәл итеп яраткан икән, балаларның әхлагын кайгырту өчен вакытыбызны да, көчебезне дә жәлләмәскә тиешбез. Аларны яшьтән тәрбияләргә кирәк. Дин буенча сорауларыгыз туса, миңа түбәндәге телефоннар аша шалтыратып белешә аласыз: 8-960-062-32-69, 8-937-529-71-60.
Яңа Әлем мәктәбе директоры Даниал Гарипов:
- Күптән түгел генә безнең егетләр командасы Җәлил бистәсенә волейбол ярышына барды. Юл буена үзләре белгән догаларны сөйләп кайттылар. Алар өчен горурланып утырдым. Шушы дәресләр керә башлаганнан бирле безнең мәктәптә хәләл ризыклар гына бирелә. Колбаса кебек ризыкларны балалар үзләренән-үзләре ашамый башладылар. Мәчеткә йөрүче укучыларыбыз да бик күп. Гарәп графикасын өйрәнәләр. Әдәп-әхлак дәресләреннән куркырга кирәкми, берәү дә дингә көчләп кертми.
Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова:
- Өлкән кешенең сүзе үтемлерәк. Тәхия Усманованың чыгышларын без һәрвакыт көтеп алабыз. Аның белән барлык авыл халкы да горурлана, исәпләшә. Ул - безнең җирлек өчен зур табыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев