Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

МОГҖИЗАЛЫ ЭКСКУРСИЯ: Актанышның 2 нче мәктәбе укучылары Мәскәүгә сәяхәткә барды

Бер, ике, өч... Быелгы уку елын сыйныфыбыздагы һәрберебез шулай, башта айларны, ә аннары көннәрне санап үткәргәндер. Ни өчен дисезме? Сәбәбе дә бар шул.


Һәр елны җәйге каникулларда сыйныф  җитәкчебез Тәнзилә апа Хафизова безне җыйнап Уфа, Казан шәһәрләренең иң матур, истәлекле урыннарына экскурсияләргә алып барды.  Ә быел Мәскәүгә дигәч, без әле ышанып җитмәсәк тә, җәйге каникул көннәрен шулай  түземсезләнеп көттек.

Менә ул көн! Башкалар уку елының соңгы көннәрен укыганда, без  – сыйныф җитәкчебез  җитәкчелегендә 17 укучы һәм ике әни белән бергә Мәскәү каласына сәяхәткә кузгалдык.

“Чаллы-Мәскәү” поезды рельсларны саный-саный алга чаба. Күңелдәге әйтеп булмый торган тәэсирләрдән күзгә йокы керми. Бер тәүлек дигәндә без инде Мәскәүдә идек. Мәскәү безне үзенең кояшлы, кызу көннәре белән каршы алды. Поезддан исә якташыбыз Ләйсән апа Кәримова каршылады. Ул инде алты ел Мәскәү каласында яши. Ә кайчандыр ул да   Актанышның 1 нче мәктәбен тәмамлап, Мәскәүнең аграр университетына укырга керә. 

Менә ул  – һәр йорты, һәр сукмагы тарих тузанын сеңдергән, Мәскәүнең иң борынгы урамнарының берсе булган Арбат. Бер карасаң, ис китәрлек бернәрсә дә юк кебек. Әмма игътибарлы, күзәтүчән булсаң, шунда ук фикерең үзгәрәчәк.

Туристларның иң яратып йөри торган һәм Россиянең йөрәге дип саналган  Кызыл мәйдан.

Сөйләп тә, сурәтләп тә бетерә алмаслык, искиткеч архитектура-сәнгать корылмасы саналган     Василий Блаженный храмы, Коткаручы Христос храмы, Иван Великийның чаң манарасы, Архангель соборы, Корал палатасы, патшаның пушкасы һәм чаңы, безнең ил башлыгы Владимир Путин утыра торган дәүләт Кремль сарае һәм һәр Яңа ел төнендә  яңгырый торган курант.

Әлбәттә, истәлекле мизгелләрнең иге-чиге юк. Тәнзилә апабызның барысын да алдан планлаштырып экскурсияләрне оештыруы безгә  танылган тарихи урыннарны күрү бәхетен дә бүләк итте. Болар: тарих китапларыннан укып белгән В.И.Ленин мавзолее, Европаның иң борынгы зоопаркларының берсе Мәскәү зоопаркы, безнең көннәр корылмалары “Мәскәү Сити”, океанариум “Москвариум” һ.б. Безнең өчен иң истә калган 540 метрлы Останкино телебашнясы. Шуның 337 метрына мендек. Үзебезне зәңгәр күкнең җиденче катында, дип хис иттек. Дөньяның барлык шау-шуын онытып, иксез-чиксез күкне ярып басып тору ни тора. Түбәндә калган йортлар, машиналар, кешеләр, әйтерсең лә, уч төбенә сыеп бетәр төсле тоела.
Сәяхәтебезнең һәр көне нинди дә булса истәлекле вакыйгалар, кызыклы фотолар белән баеп барды.

Кызыл мәйданда Бөтенрәсәй китап ярминкәсендә китап сатучы якташыбыз, Балтач авылы егетен очрату үзе бер кызык булды.

Вакыт тиз уза. Ияләшеп беттек дигәндә генә, кайтыр көн дә килеп җиткән.

Җәйнең бер атнасы сизелмәде дә. Кайтасы көнне, мөгаен, барыбызның да күзләрендә яшь күренгәндер. Туган якны, якыннарыбызны сагынсак та, кайтасы килми иде әле.

Менә шулай, дусларыбыз. Бары хыялда гына калыр сыман тоелган нәрсәләр дә чынга аша икән.
Әлеге сәяхәтебезне оештырган һәм катнашы булган барча кешеләргә, бигрәк тә бүгенге көндә үз өстенә шундый зур җаваплылыкны алып, безгә  гомеребез буена истә калырлык сәяхәт оештырган сыйныф җитәкчебез Тәнзилә Хафизовага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев