Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәскәү мэры Сергей Собянин: авырулар санын киметү өчен мәктәпләр ике атналык каникулга китәчәкләр

Шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре дә ике атнага үз эшен туктатачак.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин 5-18 октябрьдә дәүләт балалар ял үзәкләре эшен вакытлыча туктатты, шул хактагы указ мэр сайтында дөнья күргән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

«2020 елның 5 октябреннән шул ук елның 18 октябренә кадәр Мәскәү шәһәре башкарма хакимият органнары карамагындагы балалар ял үзәкләренең эшен вакытлыча туктатырга», - диелә документта.

Собянин үз блогында билгеләп үткәнчә, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре дә ике атнага үз эшен туктатып торачак.

«Әлеге чорда үзара аралашуга юл куймау һәм балалар арасында чир йоктыру куркынычын булдырмау өчен Мәскәү Хөкүмәте карамагындагы өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм балалар ял оешмалары үз эшен ике атнага туктатачак», - дип искәртте Собянин.

Реклама

Мэр элегрәк хәбәр иткәнчә, санитар табибларның киңәше буенча, шулай ук көзен салкын тидереп авыручылар һәм коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны артуын исәпкә алып, көзге каникулларны ике атнага (5-18 октябрь) озайту турында карар кабул ителде.

 

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев