Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәскәүгә бардым – бүләк алдым

Илнең киләчәге турыдан-туры яшьләргә бәйле бит. Авылларны саклап калуда да зур өмет нәкъ менә аларга баглана. Шуңа күрә дәүләт яшьләргә үз тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләр өчен төрле ярдәм күрсәтергә әзер тора. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлеге дә авыл хуҗалыгын үстерү өчен бик актив эш...

Илнең киләчәге турыдан-туры яшьләргә бәйле бит. Авылларны саклап калуда да зур өмет нәкъ менә аларга баглана. Шуңа күрә дәүләт яшьләргә үз тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләр өчен төрле ярдәм күрсәтергә әзер тора.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлеге дә авыл хуҗалыгын үстерү өчен бик актив эш алып бара. Бу берлекнең оешып, бик файдалы һәм авыр эш белән шөгыльләнүенә быел 5 ел булды. Шул уңайдан Мәскәүдә үткәрелгән мәҗлестә миңа да булып кайту бәхете елмайды.
Россия авыл яшьләре берлеге ел саен төрле иҗади бәйгеләр үткәрә. Шуларның берсендә - "Минем кечкенә илем" дип аталган иншалар конкурсында катнашып, мин беренче урынга лаек булдым.
Мәскәүдә Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасында Россиянең 17 төбәгеннән 29 җиңүче җыелды. 7 номинациядә катнашкан һәрбер җиңүчегә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Миңа да уңыш елмайды. "Эш кешесенә хөрмәт" дип аталган номинациядә җиңү яулап, ноутбук белән бүләкләндем.
Мондый зур уңышларым өчен укытучым Римма Усмановага рәхмәтлемен. Шулай ук, мәктәп директорыбыз Илшат Вахитовка Мәскәүгә барырга мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтем чиксез зур.
Айзилә укытучысы Римма Усманова белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев