Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мөслимдә булдык

22 август көнне районнан бер төркем химия-биология укытучылары, методист Рәмзия Латыйпова җитәкчелегендә, тәҗрибә уртаклашу өчен, Мөслим гимназиясенә районара семинарга бардык. Киңәшмә белем бирүдә яңа стандартларга күчү, электрон ресурслардан нәтиҗәле файдалануга багышланды. Компьютер технологиясенең өстенлекле ягы-укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү икәнлеге ассызыкланды. Электрон белем бирү ресурслары укучының аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа...

22 август көнне районнан бер төркем химия-биология укытучылары, методист Рәмзия Латыйпова җитәкчелегендә, тәҗрибә уртаклашу өчен, Мөслим гимназиясенә районара семинарга бардык.
Киңәшмә белем бирүдә яңа стандартларга күчү, электрон ресурслардан нәтиҗәле файдалануга багышланды. Компьютер технологиясенең өстенлекле ягы-укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү икәнлеге ассызыкланды. Электрон белем бирү ресурслары укучының аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы булырга тиешлеге искәртелде. Иң мөһиме: ул балаларда фәнни өйрәнүгә кызыксыну уятырга, фикерләү сәләтен үстерергә, мәгълүмати культура тәрбияләргә тиеш. Шул вакытта гына укытуның сыйфаты күтәреләчәк, фәнара бәйләнеш барлыкка киләчәк, дигән нәтиҗәгә киленде.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 31 август, 2012 68 (9713) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев