Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Муниципаль район башлыгы Ф.М.Камаевның Белем көне уңаеннан актанышлыларга мөрәҗәгате

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа уңышлар, шатлык-казанышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп җимешләрен татырга язсын. Хәзерге инновацион технологияләр заманында укытучыларга, тәрбиячеләргә нинди зур җавапчылык йөкләнгәнен...

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар!
Сезне 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа уңышлар, шатлык-казанышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп җимешләрен татырга язсын. Хәзерге инновацион технологияләр заманында укытучыларга, тәрбиячеләргә нинди зур җавапчылык йөкләнгәнен һәммәбез дә белеп торабыз. Шушы авыр хезмәтегездә сезгә түземлелек, уңышлар, үз эшегезне, балаларны яратуыгызны телим.
Мәктәпләрдә, ясле-бакчаларда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә , технология техникумында, кадет-интернат мәктәбендә яшь буынның киләчәген кайгыртырлык, заман таләпләренә җавап бирерлек эш оештырылыр дип ышанам.
Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, куанычлы көннәр, хәерле уку елы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев