Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Музейларда күп йөрсәң... Президент белән очрашасың

Ел ахыры, ел башы могҗизалы халәттә яшәтә. Әкият дөньясына ышанган һәм аның маҗаралы, тылсымлы геройларын әти-әнисе белән республиканың төрле сихри урыннарыннан эзләгән беренче сыйныф укучысы Адилә Зарипова тормышында да кеше ышанмас вакыйгалар булды... Әкиятләр матур тәмамлана, ләкин аңа кадәр бик күп сынаулар аша узасы. Беренче сыйныф укучыларына быел ике куянның...

Ел ахыры, ел башы могҗизалы халәттә яшәтә. Әкият дөньясына ышанган һәм аның маҗаралы, тылсымлы геройларын әти-әнисе белән республиканың төрле сихри урыннарыннан эзләгән беренче сыйныф укучысы Адилә Зарипова тормышында да кеше ышанмас вакыйгалар булды...
Әкиятләр матур тәмамлана, ләкин аңа кадәр бик күп сынаулар аша узасы. Беренче сыйныф укучыларына быел ике куянның койрыгын берьюлы тотарга туры килде - ике көндәлекле булдылар. Берсе - гадәти, икенчесе - Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге. Актанышта да район балалар китапханәсендә һәр балага тантаналы төстә мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Уку елы дәвамында әти-әниләре белән Татарстанның тарихи-мәдәни урыннарында булалар, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар белән танышып баралар, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Конкурсның беренче этабында Актанышның 2нче мәктәбе I Г сыйныфы укучысы Адилә Зарипова республика буенча җиңү яулады һәм Татарстан Республикасы Президентының чыршы бәйрәмендә катнашты.
Адилә Зарипова:
- Укытучым Ания Хасип кызы мәдәни көндәлек турында әйткәч, әтием белән төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштык. Казан, Алабуга, Чаллы һәм башка шәһәрләрдәге музейларда, театрларда булдык. Сайтта теркәлеп, фотоларны куйдык, хис-кичерешләребезне урнаштырдык. Республика буенча иң актив беренче сыйныф укучысы дигән исем алдым. Ярдәмнәре өчен әти-әниемә, укытучыма рәхмәтлемен.
Илназ Зарипов, әтисе:
- Казанда университетта укыган вакытта да башкалабызда шундый истәлекле тарихи урыннар барлыгын белмәгәнмен. Гаиләбез белән музейларда, галереяларда булу үзем өчен дә бик күп файдалы мәгълүмат бирде. Мәдәни көндәлек - Мәдәният һәм Мәгариф министрлыгының уртак проекты, шундый кызыклы проект эшләүдә катнашучыларга бик рәхмәтлебез.
Адиләгә Президентның Чыршы бәйрәме бик ошаган. Кайткач, сөенече белән дә, бүләк-күчтәнәчләре белән дә уртаклашып, сыйныфташларын сөендергән. Кыш бабай да мәктәпкә сыйныфларына килеп, укулары белән кызыксынып, Яңа ел белән котлаган, Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның һәр укучыга котлау хатын тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев