Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Әнәк” агрофирмасы инженеры Айдар Галимҗанов: Районыбыз башлыгына максатчан уку программасына керткән өчен зур рәхмәт!

Бүген район хакимиятендә узган брифингта районыбыз яшьләре белән берлектә түгәрәк өстәл янында сөйләшү узды.

              Сөйләшүдә максатчан уку программасы аша югары белем алып районыбызда хезмәт юлын башлаган яшь белгечләр һәм әлеге программа буенча укучы студентлар, район җитәкчеләре катнашты. 
              Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов  районда соңгы елларда яшь кадрлар белән эшләүгә зур игътибар юнәлтүен билгеләп үтте.


             Әйе, яшьләребез өчен   мөмкинлекләр бик күп бүген. Очрашуда катнашкан Айдар Галимҗанов мәктәптә укыганда ук укытучысы Дилшат Мөхәммәдиев белән берлектә                                                  технология фәненнән күп төрле бәйгеләргә, олимпиадаларга еш катнаша, җиңүләр яулый. 
Хәзер ул Казан Дәүләт аграр университетын тәмамлап “Әнәк” агрофирмасында авыл хуҗалыгы машиналары инженеры вазыйфасында хезмәт куя. Шулай ук Цифрлаштыру бүлеге җитәкчесе. Университетта максатчан программа нигезендә укый. Уку дәверендә ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия алган. 

Реклама


 

-    Бергә укыган студент дусларымның күбесе кызганыч, авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләми. Эшкә кайткач та кадрлар кытлыгы нык сизелә. Югыйсә авыл хуҗалыгында мөмкинлекләр җит әрлек. Эш җиңел булмаса да авыр да түгел. 
 

-    Максатчан программа буенча укырга керергә ярдәм иткән районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховка, мине эшкә кабул иткән “Әнәк” агрофиромасы җитәкчесе Фарис Фәтхиевкә зур рәхмәт!-дип, фикерләре белән уртаклашты Айдар Дәрис улы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X