Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Ноутбуклы булыйм дисәң...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру министрлыклары тарафыннан икенче тапкыр үткәрелүче "IT-чемпион" конкурсына 15 марттан старт бирелде. Быел аның үзенчәлеге шунда: "Иң актив мәктәп" номинациясе дә өстәлде. Әлеге конкурс белән якыннанрак таныштыруын үтенеп, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати коммуникацияләр буенча методисты Илназ Шәриповка мөрәҗәгать иттек. - Быелгы "IT-чемпион" бәйгесе 15 марттан...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру министрлыклары тарафыннан икенче тапкыр үткәрелүче "IT-чемпион" конкурсына 15 марттан старт бирелде. Быел аның үзенчәлеге шунда: "Иң актив мәктәп" номинациясе дә өстәлде. Әлеге конкурс белән якыннанрак таныштыруын үтенеп, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати коммуникацияләр буенча методисты Илназ Шәриповка мөрәҗәгать иттек.
- Быелгы "IT-чемпион" бәйгесе 15 марттан 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул ике этапта үтә. Беренчесе - 15 марттан 25 майга кадәр. Икенчесе - 26 майдан 10 декабрьгә кадәр. Конкурс үз эченә ике номинацияне ала: "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп".
- Әлеге бәйгенең төп шартына килгәндә...
- Укучылар uslugi.tatar.ru порталына кереп, өлкәннәргә теркәлергә һәм шуның аша төрле түләүләрне башкарырга булышырга тиешләр. Әлеге порталда теркәлергә булышканда укучының edu.tatar.ru сайтындагы үзенең электрон көндәлегенә керә торган логинын белүе һәм теркәлергә булышкан кешесенең шәхси битендә яздыруы мөһим. Теркәлү кәрәзле телефон аша башкарыла һәм түләүләр башкарганда банклардан бирелгән пластик карталар кулланыла. Һәрбер түләүдән укучының сайтындагы "IT-чемпион" бүлегенә баллар җыелып барыла.
- Бәйгегә нәтиҗәләр республика буенча ясаламы?
- Конкурс һәр районда аерым үткәрелә. Район буенча иң күп балл туплаган өч укучыга ноутбуклар тапшырылачак.
- Ә "Иң актив мәктәп" номинациясе буенча ничек?
- Һәр мәктәпнең ике этап эчендә катнашкан баллары бергә кушыла һәм ул анда белем алучы укчылар санына бүленә. Һәр районда иң күп баллга ия булган мәктәпкә интерактив такта, ә республика буенча иң күп балл җыйган өч мәктәпкә мобильләштерелгән сыйныф биреләчәк..
- Түләүләргә дә тукталыйк әле...
- Әлеге портал аша ГИБДД штрафларын, торак-коммуналь хезмәтләр өчен , газга, утка, суга түләргә мөмкин.
- Әлеге түләүләрне башкарганда комиссияләр дә алынамы?
- Әйе, түләүләр вакытында ким дигәндә 10 сум тирәсе комиссия алына.
- Бөтен кеше дә җиңүче була алмый. Башкаларның күпмедер күләмдә туплаган баллары югалып каламы?
- Укучылар 18 декабрьгә кадәр үзләренең җыйган балларын истәлек бүләкләренә алыштыра алалар. Әгәр җиңәргә теләсәгез, күбрәк яңа кулланучыларны теркәп, аларга түләүләр түләргә булышыгыз. Быел да әлеге бәйгедә актив катнашырсыз дип ышанып алабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев