Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Һөнәрле үлмәс...

Татарстанда 2012 елда эшли башлаган "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты - балалар һәм яшүсмерләр арасында техник иҗатны үстерүгә, икътисади бурычларны хәл итүгә йөз тоткан проектларның берсе. 2012 елда без "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты нигезендә Балалар иҗат үзәгендә фәнни-иҗади мәйданчык булдырдык. Шулай итеп, техник иҗат системасын яңадан торгызырга омтылыш ясадык. Бүген барысы...

Татарстанда 2012 елда эшли башлаган "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты - балалар һәм яшүсмерләр арасында техник иҗатны үстерүгә, икътисади бурычларны хәл итүгә йөз тоткан проектларның берсе.
2012 елда без "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты нигезендә Балалар иҗат үзәгендә фәнни-иҗади мәйданчык булдырдык. Шулай итеп, техник иҗат системасын яңадан торгызырга омтылыш ясадык. Бүген барысы да икътисадчы, юрист, менеджер булырга тели. Республикада исә инженерларга ихтыяҗ бик зур. Әйтик, очкычлар төзүче кадрлар әзерләгәндә, элегрәк авиамоделизм ясау белән шөгыльләнгәннәрне бүген бик теләп кабул итәләр һәм укыталар. Өч ел эшләү дәверендә, ике ел рәттән безнең район муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган фестивальдә уңышлы чыгыш ясады, узган уку елында лауреат исеменә лаек булды һәм 50 мең сум күләмендә грант отты. Әлбәттә, бу акча фәнни-техник иҗат мәйданчыгының матди-техник базасын ныгытуга юнәлдерелә. Актанышның 1 нче мәктәбе, кадет интернат-мәктәбе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат мәктәпләре робот техникасы буенча грантка ия булдылар.
Балалар оешмасы - иҗтимагый мәктәп ул
Һәр жирдә, һәр эштә укучыларыбыз "Бердәмлектә көч!" девизына таянып эш итәләр. Бу сүзләрнең хаклыгын Актанышның 1нче мәктәбе укучылары тулысынча акладылар. Беренче Бөтерәсәй укучылар үзидарәсе бәйгесендә "Без бергә" укучылар үзидарәсе республикада лауреат, Х сыйныф укучысы, активист Рамил Гарифуллин "Иң шәп әйдәман" республика бәйгесендә абсолют җиңүче, РФнең грант иясе булды. Тимурчылык, волонтерлык отрядлары һәр мәктәптә еллык план нигезендә эш алып баралар.
Районда балалар оешмалары Думасы эшчәнлеген җанландырасы, балалар арасында балалар оешмаларының дәрәҗәсен күтәрү өстендә максатчан эш алып барасы бар.
Күңелле җәй яллары
Җәй - балаларның "бәйдән ычкынган" вакыты. Шул уңайдан, мәктәп, район мәгариф идарәсе, район хакимияте балаларның җәйге ялын нәтиҗәле оештыру буенча күп хезмәт куя. Укучыларның ялын күңелле һәм файдалы үткәрүне күздә тотып, җәйге хезмәт һәм ял оештырылды, 1890лап бала экскурсияләргә барды. 1512 бала республика, район мәктәп яны лагерьларында ял итте.
Җәйге ялда балалар әти-әниләренең эш урыннарында, шулай ук, төрле оешмаларда эшлиләр. Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 130 яшүсмер вакытлыча эшкә урнаштырылды.
"Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере дүрт сменада 290 бала, шулай ук, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан телләрне саклау, үстерү максаты программасы нигезендә, 19 регионнан 200 баланы өч сменада кабул итте.
Программада - олимпиадага әзерлек максатыннан математика фәненнән Рәсәй призерлары әзерләүче Р.Алишев, химия фәненнән казан Федераль университеты доценты, химия фәннәре кандидаты А.Хурамшин, сөйләм теле дәресләре, төрле кызыклы уеннар, экскурсияләр иде.
3-9 август көннәрендә палаткалы шәһәрчек тибындагы II Төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" форумы узды.
Төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" форумының Актаныш районында узуына без якташыбыз - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Фәттаховка чиксез рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


 Һөнәрле үлмәс...

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев