Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Һөнәрләр чемпионаты

WorldSkills Russia - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү өчен оештырылган чемпионат ул. Аны эшче куллар өчен олимпиада дип тә йөртәләр. Чемпионатның тарихы 1950 елларга барып тоташа. Шул чордан башлап, 72 ил әлеге ярышларның актив катнашучысы дип танылды. Ул яшьләрне, педагогларны, хөкүмәт вәкилләрен һәм оешма-предприятиеләрне берләштерә. Агымдагы елның 6-9 апрель көннәрендә Казан...

WorldSkills Russia - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү өчен оештырылган чемпионат ул. Аны эшче куллар өчен олимпиада дип тә йөртәләр.
Чемпионатның тарихы 1950 елларга барып тоташа. Шул чордан башлап, 72 ил әлеге ярышларның актив катнашучысы дип танылды. Ул яшьләрне, педагогларны, хөкүмәт вәкилләрен һәм оешма-предприятиеләрне берләштерә.
Агымдагы елның 6-9 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) дип аталган регионара ачык чемпионат булып үтте. Актаныш технология техникумының барлык бүлекләрендә һөнәр алучы алдынгы студентлар, һөнәргә өйрәтү мастерлары, укытучылар катнашты. "Казан ярминкәсе"нең күргәзмәләр үзәгендә мәктәп, колледж, техникум һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләрнең индивидуаль һәм коллектив белән иҗат иткән техник эшләнмәләре, алдынгы фән һәм техник үрнәкләр тәкъдим ителгән иде. Һәр павильонда экспертлар һәм студентлар үз иҗат җимеше белән мастер - класс күрсәтте.
Махсус фәннәр укытучылары Айгөл Шәймәрдәнова һәм Ринат Габдуллин әлеге һөнәрләр чемпионатының "Татар ашлары", "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенцияләрендә эксперт укуларында булып, таныклык алып кайттылар. Ә һөнәргә өйрәтү мастеры Лилия Вәлиева "Поварлык эше" компетенциясендә эксперт булып катнашып, укучысы Эльвина Дәүләтшина белән мастер-класс күрсәтте.
Нәтиҗәдә, Эльвина республика күләмендәге финал ярышларына үтте. Бүген остазы белән бергәләп шул ярышларга әзерләнәләр. III курс студенты Арслан Әхтәмов "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенцияләрендә җиңү яулап, Казан аграр университетына сынауларсыз керү хокукын яулады. Аның һөнәри җитәкчесе - мастер Нурсил Мөхәмәтдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев