Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Очрашулар хәтерләргә уела

Инде матур традициягә әйләнгән студентлар очрашуы быел да күңелләренә кереп калырлык итеп уздырылды. Кышның язны хәтерләтүче җылы, кояшлы көне дә күңелләренә дәрт-дәрман өстәп, очрашуга рухландырды. Студентлар очрашуын елдан-ел кызыклырак, үзгәрәк итеп оештырырга тырышалар. Быел да аңа яңа төсмерләр өстәлгән иде. 5 февраль көнне уздырылган чара "Бүләк" чаңгы трассасында башланып китте....

Инде матур традициягә әйләнгән студентлар очрашуы быел да күңелләренә кереп калырлык итеп уздырылды. Кышның язны хәтерләтүче җылы, кояшлы көне дә күңелләренә дәрт-дәрман өстәп, очрашуга рухландырды.
Студентлар очрашуын елдан-ел кызыклырак, үзгәрәк итеп оештырырга тырышалар. Быел да аңа яңа төсмерләр өстәлгән иде. 5 февраль көнне уздырылган чара "Бүләк" чаңгы трассасында башланып китте. Биредә авыл җирлекләреннән җыелган 9 команда бер егет һәм бер кыз составында эстафетада көч сынашты.
Студентларның күпчелеге шәһәрләрдә белем алганлыктан, алар үзләренең туган як һавасын сагынып кайтканнар. Мәктәп елларында физкультура дәресләрендә шуган чаңгылары да сагындырган. Җилдән җитез әлеге егет-кызлар билгеләнгән араны күз ачып йомганчы узып, финишка якынлаштылар.
Кызлар арасында иң беренчеләрдән булып килгән Ләйсән Зиннурованың фикерләре белән кызыксындык.
- Беренче генә курста укысам да, очрашуны көтеп алдым. Мондый чараларны уздыру студентлар өчен файдалы дип уйлыйм. Дуслар, элекке сыйныфташлар белән очрашабыз.
Чаралар "Актаныш" спорт комплексында дәвам итте. Биредә зоналардан җыелган 8 команда күңелле старт уеннарында көч сынашты. Теләге булганнар ГТО нормаларын тапшырды. Ахырдан аркан тартышып, чын көчләрен күрсәтте. Спорт чаралары буенча Кәзкәй командасы - I, Актаныш - II , Уразай командасы III урынга лаек булды.
Кичке сәгать 5тә IV һәм V курс студентлары районның гражданлык хәле актларын теркәү бинасының тантаналар залында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова белән очраштылар. Ул студентларның, укуларын тәмамлагач, кайда эшләргә ниятләүләре белән кызыксынды. Биредә районның ФОРПОСТ яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Назил Латыйпов әлеге хәрәкәттә иң актив укучыларга махсус таныклыклар тапшырды.
- Таныклыкларны кулларыгызга алгач, сезнең иңнәргә тагын да күбрәк җаваплылык өстәлә. Сез яшьтәшләрегезгә бар яктан да үрнәк булырга тиешсез. Тирә-яктагы тәртипне саклауга тагын да ныграк көчегезне куярсыз дип ышанам, - диде Ландыш Шәмсунова.
Ә кичке сәгать 7дә район мәдәният йорты студентларның, югары сыйныф укучыларының шат авазларына күмелде.
Регина Шиһабетдинова, КФУның журналистика факультетының III курс студенты:
- Мондый очрашуларда ел саен катнашырга тырышам. Студент беренче, икенче курсларда баш иеп укыса, югарырак курсларда инде үзенең киләчәге турында уйлана, мөмкинлекләрен барлый башлый. Әлеге очрашуларда катнашкан студентлар районга кайткан очракта нинди эш табып булачагын, нинди перспективалар барлыгын белеп китәләр.
Сәхнәдә Пучы һәм Әтәс студентларыннан торган "Лачын", Кәзкәйнең "Шырлык", Байсар, Аккүз студентларының "Ялкын", Актаныш студентларының "Мәңге ач" командалары КВНда көч сынашты. "Студентның бер көне" дигән тема астында студентлар кызыклары аша райондагы җитешсезлекләрне дә "чеметеп" алдылар.
Ахырдан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов аларны райондагы вәзгыять белән таныштырды. Студентларны да борчыган мәсьәләләргә тукталды, киләчәктә районда яшьләр өчен нинди ял урыннары булдырырга теләүләре хакында әйтеп үтте. Иң күңелле булып хәтерләргә уелучы студент елларын файдалы итеп үткәреп, районга эшкә кайтып, җирлегебезгә хезмәт итүләрен теләде.
КВНда "Шырлык" командасы - I, "Мәңге ач"- II, "Лачын"- III, "Ялкын" IV урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев