Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ОФЫКЛАР КИҢӘЯ: Актаныш технология техникумы Татарстанның ике югары уку йорты белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Әлеге мөһим вакыйга киләчәктә техникум абруен тагын да күтәрер, биредә белем алырга теләүче райондашларыбызның саны да артыр дигән ышаныч бирә. 

Актаныштагы ресурс үзәк бүгенге көндә авыл хуҗалыгы юнәлешендә белгечләр әзерли. Районның әлеге тармагында булган кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерүне алмаксат итеп алган технология техникумының  якын-тирә районнарга да үрнәк итеп куелырлык даны бар. 


Информацион технологияләр заманында тәрбияләнүче яшь буын студентлары әлеге һөнәри белем бирү йортыннан зур әзерлек белән хезмәт юлына чыга. Алар өчен теоретик белемнәрен гамәлдә кулланып карау юнәлешендә дә шартлар тудырылган. Район хуҗалыкарында, чын техника белән басу-кырларны иңләүче яшь белгечләр,укуларын тәмамлап, шунда ук эшкә кайту үрнәкләре дә җитәрлек техникумда. 


18 гыйнвардан исә ресурс үзәктә белем алучы студентлар өчен яңа офыклар ачылды. Татарстанның авыл хуҗалыгы юнәлешендә югары белемле кадрлар әзерләүче ике иң абруйлы югары уку йорты белән техникум арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелү – киләчәккә ышанычлы,ныклы нигез булдыру дигән сүз. 


Әлеге мөһим чарада катнашкан район башлыгы Э.Н.Фәттахов бүгенге килешүнең перспектив якларын ассызыклады. Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилев үз чыгышларында моңа ачык дәлилләр китерде. 

Очрашуның күркәм нәтиҗәсе буларак, югары уку йортлары ректорлары һәм техникум директоры Илшат  Габделхәев арасында килешү имзаланды. Илшат Илфат улы шулай ук  “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев һәм “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиевлар белән дә алга таба хезмәттәшлек турында килешү төзеде


Әлеге мөһим вакыйга киләчәктә техникум абруен тагын да күтәрер, биредә белем алырга теләүче райондашларыбызның саны да артыр дигән ышаныч бирә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев