Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Олимпиада җиңүчеләрен иң күп әзерләгән Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат Гран-При иясе

Бүген Актаныш районы мәктәпләренең фән өлкәсендәге уңышларына нәтиҗә ясап, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада җиңүче- призерлары һәм аларның остазларын хөрмәтләгәннән соң мәктәпләр арасында урыннар чыгарылды.

                      Бөтенроссия, Халыкара, Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы һәм республика олимпиадаларында алган призлы урыннар буенча, мәктәпләр арасында да җиңүчеләр билгеләнде. 

                     Төп мәктәпләр арасында 3 урында-  Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы һәм Татар Ямалысы төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы. 


                2 урында  Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, 1 урында  Мари Суксуы һәм Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәпләре коллективлары. 

                 Урта мәктәпләр арасында 4 нче урында Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы. 3 нче урынны Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты һәм  Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективлары яулады. 2 урында 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы. 1 урында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  2  Актаныш урта мәктәп коллективы. 


         72 призер һәм җиңүче әзерләгән Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернаты коллективы Гран-Прига лаек булды.

                Мәктәп коллективлары җитәкчеләренә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев