Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Олимпиадада мөмкинлекләр күбрәк ачыла

Узган атнада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында "Без яшь, без сәләтле" дип исемләнгән интеллектуаль олимпиада уздырылды. Биредә республиканың төрле районнарыннан килгән 189 бала үз белемнәрен сынап карады. "Без яшь, без сәләтле" узган елларда фәнни-тикшеренү конференциясе рәвешендә оештырыла иде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча ул быел олимпиада...

Узган атнада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында "Без яшь, без сәләтле" дип исемләнгән интеллектуаль олимпиада уздырылды. Биредә республиканың төрле районнарыннан килгән 189 бала үз белемнәрен сынап карады.
"Без яшь, без сәләтле" узган елларда фәнни-тикшеренү конференциясе рәвешендә оештырыла иде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча ул быел олимпиада формасында узды. Биредә IV-VI сыйныфларда укучы иң көчле укучылар, сыйныфларына карап, математика, рус теле, тарих, биология, география, әйләнә-тирә, дөньяви фәннәр буенча көч сынашты. Олимпиада ике турда үткәрелде. Беренче турда укучылар 8 биремнән торган эшне ике сәгать дәвамында эшләделәр. Икенче турда тагын да катлаулырак биремнәрне чиштеләр.
- Сәләтле балаларны, аларның фәннәр белән кызыксынуларын арттыру максатыннан быел республикада беренче тапкыр әлеге олимпиаданы үткәреп карарга булдык, - ди Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем идарәсенең әйдәүче киңәшчесе Гөлфия Җиһаншина. - Олимпиаданы Актаныштагы сәләтле балалар өчен гимназия-интернатында үткәрүебез юкка гына түгел. Биредә сәләтле балалар белән эшләү бик яхшы оештырылган. Район чигендә генә түгел, республика күләмендәге чараларны да алар үз югарылыгында үткәрәләр. Үзегез беләсез, безнең Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Россиядә узучы олимпиадаларда җиңгән балалар саны буенча өченче урында тора. Әлеге олимпиадада җиңгән укучыларны да киләчәктә Россиядә узучы олимпиадаларга әзерләү төп максатыбыз булып тора. Моның өчен аларны сәләтле балалар белән уздырылачак төрле чараларга чакырырга җыенабыз.
Бирегә килгән балалар биремнәр генә чишмәде. Алар гимназия белән якыннан танышты. Моның өчен гимназия укучылары яхшылап әзерләнгәннәр. Төрле проектлар ярдәмендә уку йортларының кызыклы якларын күрсәттеләр.
- Сәләтле балаларны барлау максатыннан оештырылган әлеге олимпиаданың безнең гимназиядә узуына шатбыз. Чөнки бирегә республиканың төрле районнарыннан укучылар җыелды. Бу аларга безнең гимназия белән танышу, әгәр теләкләре була икән - киләчәктә бирегә укырга килү мөмкинлеге булдыру дигән сүз. Олимпиада ошагандыр дип ышанабыз. Моның өчен үзебезнең яктан бик күп көч куйдык. Мондый олимпиадалар балаларның мөмкинлекләрен ныграк ачарга ярдәм итә. Тикмәгә генә, йөргән таш шомара димиләр. Бирегә килгән һәр бала үзенә нинди дә булса файдалы мәгълүмат алгандыр дигән өметтә калам. Әгәр дә киләчәктә биредә укырга теләүчеләр булса, рәхим итегез, безнең мәктәп сәләтле балаларны үзенә кабул итәргә һәрвакыт әзер, - ди гимназия директоры Артур Галиәхмәтов.
Чыннан да, укучыларның кайсы белән генә сөйләшсәк тә, алар гимназиянең үзләренә бик нык ошавын, кайберләре исә киләчәктә биредә укырга теләкләре барлыгын да әйттеләр.
Гүзәл Вагыйзова, Мөслимдәге лицейның педагог-оештыручысы:
- Без бүген бирегә бик актив, барлык олимпиада-конкурсларга йөри торган 15 укучы белән килдек. Яңа сулыш белән яшәүче гимназияне бик ошаттык. Кайткач балалар белән ныклап фикер алышырбыз дип уйлыйбыз.
Алия Мөхәмәдиева, Минзәлә шәһәре гимназиясе укучысы:
- Миңа олимпиада ошады. Иң авыры математика фәненнән булды. Киләчәктә монда укыйсым килә. Кайткач, бу хакта әти-әниемә дә әйтәчәкмен.
Әмир Мусин, Бөгелмә шәһәреннән:
- Олимпиада авыр булды дип исәпләмим. Биремнәре җиңел, тик нык уйларга кирәк иде. Гимназиядә химиядән уздырылган тәҗрибәләрне, милли киемнәрне кызыксынып күзәттем. Һәм киләчәктә бирегә укырга килергә телим.
Укучыларның олимпиада эшләрен КФУның Алабуга институты, гимназия-интернаты укытучылары тикшергән. V сыйныф укучылары арасында Бурсык мәктәбеннән Алсу Фәррахова җиңүче булган. Призерлар арасында да безнең районның Урал Нургалиев, Динислам Нурлыев, Элина Хөҗҗәтова, Азалия Шәехова, Арсен Фатыйхов, Нияз Имамов, Азилә Хуҗинадан торган укучылар командасы да бар. Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев