Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Олимпиадаларда белем сынала

Узган атнаның җомгасында район мәдәният йортында фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүче һәм призер булган укучыларны хөрмәтләделәр. Моңа тикле муниципаль этапта җиңү яулаган, призер булган укучыларга мондый хөрмәт чарасы уздырылмый, алар үзләренә тиешле дипломны фән укытучылары аша гына кулларына алалар иде. Нинди фәннән кем җиңгәнен күпчелек кеше белми дә калды. Ә...

Узган атнаның җомгасында район мәдәният йортында фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүче һәм призер булган укучыларны хөрмәтләделәр.
Моңа тикле муниципаль этапта җиңү яулаган, призер булган укучыларга мондый хөрмәт чарасы уздырылмый, алар үзләренә тиешле дипломны фән укытучылары аша гына кулларына алалар иде. Нинди фәннән кем җиңгәнен күпчелек кеше белми дә калды. Ә инде зур сәхнәгә чыгып, халык алдында дипломны кулга алу укучыларда бөтенләй башка хисләр уяткандыр, дип ышанасы килә. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов әйткәнчә, фән олимпиадасында җиңү олимпия уеннарында җиңүгә тиң бит ул. Моның артында укучы һәм укытучының никадәр тырышлыгы, сабырлыгы һәм түземлеге ята.
- Фән олимпиадаларының муниципаль этабында барлык мәктәпләрнең дә катнашуын шарт итеп куябыз, - диде Энгель Нәвап улы. - Әгәр катнашырга укучы юк диләр икән, шул фән укытучысы үзе булса да олимпиадаларның ничек үтүен карап торырга тиеш. Ә урыннар чыгарганда авыл һәм район мәктәпләренә аермыйбыз. Бала бөтен җирдә дә бертигез. Бары тик олимпиадага аны ничек итеп әзерләү укытучыдан тора.
Һәм ул залда утыручы укучыларга, укытучыларга киләчәктә стимул бирердәй сөенечле хәбәрләрен дә җиткерде. Әгәр укучы Бөтенрәсәй фән олимпиадасының региональ этабында җиңүче була икән, укучыга - 15 мең, укытучысына 30 мең сум күләмендә, призерларга - 10 мең, укытучысына 20 мең сум күләмендә премия биреләчәк, диде. Олимпиадаларда җиңүче, призерлар саны буенча 1-3 нче урыннар алган урта мәктәпләр - 60-50-40 мең сум, төп гомуми белем бирүче мәктәпләр 50-40-30 мең сум күләмендә премиягә лаек булачаклар.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Роза Имамова үткәрелгән олимпиадаларга анализ ясады. Шунысы куандыра: фән олимпиадаларына катнашучы укучылар һәм аларда җиңүчеләр, призерлар саны да елдан-ел арта бара. Ләкин кайбер мәктәпләргә әле укучыларын олимпиадаларга әзерләү, катнаштыру буенча ныклап шөгыльләнәсе бар. Аларның да исемнәре аталды бу көнне.
Алда республика һәм бөтенрәсәй фән олимпиадалары тора. Укучылар аларда да сынатмаслар, үзләренең җиңүләре белән сөендерерләр, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев