Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ОРВИ белән авыручылар күп булу сәбәпле, укучылар сыйныфлап карантинга җибәрелә

Әлеге чара сыйныфта балаларның 20 проценты яки аннан күбрәге авырганда кулланыла.

Тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар күп булу сәбәпле, Татарстанда 280 сыйныфны карантинга җибәргәннәр.

«Сыйныфларны карантинга җибәрү чарасы актив кулланыла. Бүгенгә 280 сыйныф, ягъни 7 мең бала укырга йөрми», — дип сөйләде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Нигездә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Азнакай һәм Тукай районнары мәктәпләрендәге сыйныфлар ябылган. Башка торак пунктларда һәм муниципалитетларда берәр очрак кына турында сүз бара.

«Искәртик, Чаллыда соңгы ике атнада бу чараны кулланалар. Бүген анда авыручылар саны шактый кимеде, 14 сыйныф карантинда кала. Бу ысулның нәтиҗәле булуын дәлилли», — диде спикер.

Әлеге чара сыйныфта балаларның 20 проценты яки аннан күбрәге авыртканда кулланыла. Аларны 7-10 көнгә карантинга җибәрәләр, укучылар өйдә утыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев