Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Патриотик рухтагы агым ачылды

Бүген Актанышның «Бүләк» аланында «Каһарманнар» исемле агымга старт бирелде.

Агымның исеме — җисеменә туры килеп тора. Ул районыбыз горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы Геройларына багышланган. Ачылыш тантанасына ук балалар аларның биографияләрен өйрәнеп, әллә күпме мәгълүмат туплаганнар. Отрядларына исем сайлаганда да тематик итеп исемнәр куйганнар. Сөрәннәре дә шундый ук.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов агым башы белән ихлас тәбрик итте, күңелле яллар һәм кәеф күтәренкелеге теләде. Ул ватанпәрвәрлек тематикасының көн кадагында булуын да ассызыклады.

Балалар бик матур чыгышлары белән сөендерделәр, мәңгелек батырларыбыз хакында тәфсилләп бәян иттеләр. Чара истәлеккә күмәк фото, видеога төшү белән йомгакланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев