Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Пермь шәһәренең New Vision IT-компаниясе «Акыллы һәм куркынычсыз» мәктәп проектын гамәлгә керткән

Пермь өлкәсеннән җан тетрәндергеч хәбәрләр соңгы елларда еш ишетелде. “Укучы укытучыга пычак белән кизәнгән”, “Укучы малай мәктәпкә мылтык белән килеп ату оештырмакчы булган” һәм башка экстрималь яңалыклар Россиянең мәгълүмат кырында бик тиз таралды.

            Укучыларның психик-эмоциональ халәтен тиз арада билгеләп, шәхси якын килү, күңелендәге үч-нәфрәт чыганагын ачыклап психолог ярдәме күрсәтүне әлеге хәлләрдә чыгу өчен бер яктылык итеп күрә өлкә министрлыгы. 
             Мәсәлән, мәктәпләрнең керү өлешенә кешенең эмоциональ халәтен билгели торган видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган.  Агрессия, көч куллануга тартылган балаларны ачыклау, көннең кайсы вакытында агрессиябарлыкка килүен билгеләү кертелгән. Кайсы дәресләрдә моңсу, кызык түгел, ә кайсыларында күңелле икәнлеген ачыклагач, чаралар күрелә.

                  Бу хакта Пермьнең инновацион укыту технологияләре белән танышып кайтканнан соң “Адымнар-Актаныш” гимназиясе директоры урынбасары Юлия Әмирҗанова сөйләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев