Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Продленка"ларны мәктәпләргә кире кайтаралар

Озайтылган көн төркемнәре өчен ата-аналар күпме түләячәк?

Дәүләт думасы бөтен ил буенча мәктәпләрдә озайтылган көн төркемнәрен тергезүгә юнәлтелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Закон проекты Дәүләт думасына апрель аенда кертелгән иде. Документ нигезендә, озайтылган көн төркемнәрен ачу турындагы карар мәгариф оешмасы тарафыннан, ата-аналар фикерен исәпкә алып, кабул ителәчәк. Моннан тыш, балаларны карау белән беррәттән, мондый төркемнәрдә дәресләргә әзерлек алып барылырга, түгәрәкләр һәм секцияләр, мәдәни һәм башка чаралар үткәрелергә тиеш.

Реклама

“Закон кабул ителгән очракта, озайтылган көн төркеме белем бирү процессының бер өлеше булачак. Ата-аналар түләвен киметү өчен төбәкләрдә озайтылган көн төркемнәрен өстәмә финанслау хокукы билгеләнә. Бу мәсьәлә буенча эшлисе эшләр бар әле”, — дип белдерә Вячеслав Володин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев