Актаныш

Пучы бакчасында Космонавтлар көненә багышланган шөгыль узды

12 апрель - бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды.

Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Пучы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә дә бу көнне билгеләп үттеләр. Балалар белән космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, тема буенча табышмаклар чишелде, әти-әниләр белән берлектә эшләнгән кул эшләреннән    күргәзмә оештырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: