Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район мәктәпләре директорлары Такталачык мәктәбе эшчәнлеген югары бәяләде

23нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Уку-укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә функциональ грамоталылык” темасы буенча мәктәп директорларының район семинары узды.

Семинарда Актаныш Мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.М.Шакирова, аның урынбасары Г.Д.Имамразыева, методистлар катнашты. Мәктәп коллективы тирән әзерлекле дәресләр күрсәтте, мастер-классларда тәҗрибәләрен уртаклашты, дәрестән тыш чара барышында концерт номерлары һәм сәхнә әсәре тәкъдим итте. Семинар җитәкчеләрнең  эшлекле киңәшмәсе белән төгәлләнде. Мәктәп эшчәнлеге уңай бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев