Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбызның мәгариф җитәкчеләре башкалабыз Казанда белемнәрен күтәрә

Бүген Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль мәктәбендә «Педагогик үлчәүләрнең федераль институты» ФДБФУ директоры Решетникова Оксана Александровна белән очрашу үткәрелде. Очрашу барышында белем бирү программаларында функциональ грамоталылык, 2023 нче елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырудагы үзгәрешләр турында әйтелде.

                      Биредә мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Р.М., мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшлэр буенча урынбасары Имамразыева Г.Д., технологик техникум җитәкчесе Шәмсунова Л.Ж., техникум җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Нуруллин Р.З., Актанышның беренче санлы мәктәбе директоры Маликова Р.Т., Актанышның икенче санлы мәктәбе директоры Әмиров А.С., гуманитар гимназия директорының укыту эшләре буенча урынбасары Баһаветдинова Р.Г., математика фәннәре буенча РМО җитәкчесе Бакиров Р.Ф., тарих һәм җәмгыять белеме фәннәребуенча РМО җитәкчесе Сафиуллин Р.Н. катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев