Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбызның сигез укучысы Татарстан тарихы фәне буенча республика олимпиадасы призерлары булды

Татарстан тарихы фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.

          Биредә гуманитар гимназия укучысы Фәйзуллина Миләүшә, 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары- Имамов Хәйдәр, Рәхмәтуллин Фарил,  2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Әмирханов Илнур, Байсар мәктәбе укучысы Мурзина Зәлия, Пучы мәктәбе укучысы Харитонова Алинә, Аккүз мәктәбе укучылары- Шайдуллина Ильвина, Әхмәтова Айзиля призер  булдылар.

           Укытучылары: Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы, Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы, Әмирханов Инсаф Әфтах улы, Сафиуллин Руслан Наил улы, Хәйриева Луиза Гыйлемҗан кызы, Гыйльметдинов  Марат Илсур улы.

               Укучыларны, укытучыларны, гуманитар гимназия җитәкчесе Венера Хәмәтнәсыйх кызын, 2 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Әмиров Айзат Салихҗан улын, 1 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Резеда Тимергази кызын, Байсар мәктәбе җитәкчесе Рамил Җәмигнур улын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын, Аккүз мәктәбе җитәкчесе Ринат Флүн улын, зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев