Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат үзенең ачылуының 10 еллык бәйрәмен билгеләп узды(+фотолар)

       “Адымнар-Актаныш”- Татарстан Республикасында “Адымнар” полилингваль комплексы челтәренең дүртенче мәктәбе буларак ачылды.

            2021-2022 нче уку елында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат үзенең педагогик эшчәнлеген “Адымнар-Актаныш”та дәвам итә. Бүген исә коллектив сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 10 еллык юбилей-бәйрәмен уздырды.  

Юбилей бәйрәмендә укучыларның җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган сәләтләре сәхнәдә ачылды. 
               Бәйрәмгә килгән ата-аналарны соңгы елларда ирешелгән уңышлар, олимпиада, фәнни бәйге, конкурслардагы җиңүләр, укытучыларның эшчәнлеге белән “Адымнар-Актаныш” директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова таныштырды. 
               Гимназиянең төп оештыручысы, һәрьяклы кураторы, татар теле, мәдәнияте, сәнгате өчен җан атып  яшәүче район башлыгы Энгель Фәттахов: “Гимназияне ачкан вакытта, моннан 10 ел элек бу кадәр дәрәҗәгә җитәр, шундый заманча биналарда эшләр дип күз алдына да китерә алмый идек. Бүген гимназия зур көчкә әверелде. Безгә укучылар, укытучылар, гимназияне тәмамлаган кызлар-егетләрне туплаган бер җәмгыятьне оештырырга вакыт җитте”,-дип яңа идеясен бирде Энгель Нәвап улы. 

           Гимназиядә озак еллар намуслы хезмәт куйган мөгаллимнәр, хуҗалык эшендәге- пешекче, медицина, техник хезмәткәрләргә Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. 

   Республика кунаклары- "Талантлар университеты"ннан Ольга Шиндор, Республика олимпиада үзәге җитәкчесе Гөлнара Исламоваз чыгышларында гимназиянең уңышлары республика чикләрен узып Россия күләменә чыгуын билгеләп үттеләр.

             "Адымнар-Актаныш" гимназиясенең директор урынбасары Юлия Амерзьянова укучылар арасында бара торган рейтингны билгеләүдәге яңа таләпләр белән таныштырды.  

       Беренче чирек йомгаклары буенча VIII А сыйныфы укучылары I урынга лаек булды.

Сыйныф Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының спектакленә юллама белән бүләкләнде. II урын яулаган VI А сыйныфка Чаллы татар драма театры, ә III урын иясе IX сыйныф Минзәлә театрына тамашага бару өчен сертификат тапшырылды. Әлеге сыйныфларны җитәкләгән мөгаллимнәр аерым хөрмәтләнде. 

        Бәйрәм кунакларын тагы да кызыклы бүләк көткән.

Юбилей кичәсе  ахырында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Фольклор музыкасы ансамбле бай концерт программасын тәкъдим итте. 

 

    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев