Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район башлыгы Энгель Фәттахов "Һөнәри дебют-2022" бәйгесе барышы белән танышты

Бүген Актаныш районының технология техникумында “Һөнәри дебют-2022” бәйгесе уза.

           Укучыларның һөнәри яктан әзерлеген барлау, эшче һөнәрләр белән таныштыру максатыннан әлеге бәйге район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән беренче тапкыр узган ел оештырылган иде.

Киләчәктә “Һөнәри дебют” конкурсын тагы да колачлырак масштабта уздыру планлаштырыла. Мәгариф идарәсе тарафыннан бүгенге конкурска барлык мәктәпләрнең дә укучыларын әлеге һөнәри конкурста катнаштыру бурычы куелган иде. 


 

                  Егетләр “Төзелеш эше”(кирпечтән стена өю, стенаны штукатурлау), “Эретеп ябыштыру”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенцияләрендә һәм гамәли, һәм теоретик яктан белемнәрен сыныйлар. 


 

                  Кызлар исә пешекчелек буенча белем-күнекмәләрен күрсәтте- татар халкының милли ризыгы- гөбәдия пешереп карадылар.


             

                 Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 7, 8, 9 сыйныф кызларының тырыша-тырыша гөбәдия камырын бөккәннәрен күргәч, соклануын яшермәде:


-    Без сезнең кебек чакта гөбәдиянең ни икәнен ишетеп кенә белә идек, сез инде пешерергә өйрәнәсез. Кайсыгызныкы беренче пешә, ашап тикшереп тә карар идек,- диде ул  уенын-чынын бергә кушып.“Һөнәри дебют” проектын бик кирәкле дип уйлыйбыз. Кызларыбыз, егетләребез һөнәрле булырга тиешләр дип уйлыйбыз. Кем генә булсаң да, нинди генә югары уку йортында укысалар да бу һөнәрләрнең тормышта кирәге гел чыгачак. Кайберләре шушы һөнәрләрнең берсен сайлап шушы юлдан да китәргә мөмкиннәр. Узган ел технология техникумын тәмамлаган 3 студент Казан инновацион университетында технолог һөнәрен үзләштерә. Башка уку йортларында да белем алуларын дәвам итүчеләр бар. Үзебезнең җирлеккә әлеге һөнәри белгечләр бик кирәк. Укучыларга уңышлар телим,- диде Энгель Нәвап улы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев