Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район җитәкчелегенең Пермь өлкәсенең инновацион уку-укыту, тәрбия эшчәнлеге белән танышу сәфәреннән фоторепортаж

Район хакимиятенең кече утырышлар залында уздырылган брифингта Пермь өлкәсенең өстенлекле уку-укыту, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге белән танышу булды. Брифингта район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә оештырылган тәҗрибә уртаклашуның ике як өчен дә нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.

 Узган атнада Энгель Нәвап улы җитәкчелегендә “Адымнар-Актаныш” күптелле гимназия-интернат дирекциясе Пермь өлкәсенең Мәгариф министры Раиса Кассина белән очрашты, Пермь шәһәренең 2 гимназиясе каршында оешкан “Конфуций» мәктәбе, “Нокта” дизайн мәктәбе, “Петролеум+” мәктәпләре белән танышты.


               Пермь мәгариф системасы соңгы елларда заманга яракшлы зур үзгәреш кичерә. 7 өстенлекле юнәлеш билгеләнгән.
              Беренчесе- профориентация. Югары белем алганнан соң көчле студентлар Пермь өлкәсенә кайтмыйлар, күбрәк читкә китәргә омтыла. Шушы вәзгыятьне үзгәртү өчен туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә, патриотик тәрбиягә зур игътибар юнәлтә башлыйлар. Укучылар, студентлар белән шәхси әңгәмәләр үткәрелә. медицина хезмәткәрләре өлкәдә җитешмәгәч, мәктәпләрдә медицина сыйныфлары  ачалар. Аеруча сәләтлеләрнең бу төрдәге уку йортларында белем алуын оештыралар. 

              Икенчесе- технология дәресләрендә балаларны әти һәм әни булырга әзерлиләр, көндәлек хуҗалык эшләренә өйрәтәләр. 
                Өченчесе –Математика, физика, химия фәннәрен дәресләрдә кызыклы итеп бирүне гамәлгә ашыралар. Әлеге фәннәрдән БДИ баллары бер ел эчендә 6 баллга күтәрелә. 

              Дүртенчесе- Авыл хуҗалыгы белгечләренә кытлыкны мәктәпләрдә агросыйныфлар ачып хәл итәләр. Бу сыйныфларда белем алган балаларның 70 проценты әлеге юнәлештә ЮУЙ укырга кергән.
                 Бишенчесе- Санлаштыру-цифровизация. Өстенлекле юнәлеш буенча белем бирүче педагоглар өчен бердәм укыту контенты булдырыла. “Ничек яңача укытырга? Балаларны ничек тәрбияләргә?” дигән сорауларга әлеге конт ектта тулы җавап бар. 
                Алтынчы юнәлеш- Балаларның куркынычсызлыгы.Бердәм платформа буенча баланың эмоциональ халәте, авырып торуы, кәефсезлеге ачыклана һәм шәхси эш алып барыла башлый. Мәгариф министры әйтүенә караганда, шушы диагностика буенча эшләү нәтиҗәсендә суицидаль вакыйгаларга киртә куелды. КДН эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге ачыла.
                Җиденче юнәлеш- Мәгариф өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү. Соңгы 3-4 ел нәтиҗәле эшләү үзенең уңай күрсәткечләре белән сөендерә. Педагогик кадрлар кытлыгы өлкәдә бүген нибары 1 процентны гына тәшкил итә. 
              Әлеге приоритетлы юнәлешләр белән Ләйсән Фоат кызы таныштырды.

Реклама

              Пермь шәһәренең кытай, япон телләренә өйрәтүче "Нокта" мәктәбе турында Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова,

Пермь шәһәренең "Дизайн- нокта" мәктәбе һәм Пермьдәге IT- компаниянең Nev- Wision программасының үзенчәлекләре буенча "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернат директорының инновацион үсеш буенча урынбасары Юлия Әмирҗанова сөйләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев