Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район җитәкчесе Ленар Зарипов: Без мәктәпләрне ябу ягында түгел (+видео)

15-16 август көннәрендә район җитәкчелеге мәктәпләрнең, балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.

            Район җитәкчесе Ленар Зарипов белем һәм тәрбия оешмаларының яңа уку елына әзерлеген яхшы яктан бәяләде:

- Райондагы мәгариф оешмалары бер-берсенән аерылып тора. Һәрбер мәктәпнең, балалар бакчасының үз үзенчәлеге бар. Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүдә катнашкан, ярдәм иткән барлык укытучыларга, ата-аналарга, иганәчеләргә бик зур рәхмәт. Районыбызның алдагы көне якты. Бакчаларда, мәктәпләрдә укучылар бар.

 

                Яңа уку елына әзерлекне бәяләгәндә балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, мәктәп-бакчаларның җиһазланышына, укытучылар коллективы белән тулыландыруга игътибар юнәлтелде. Очрашудан файдаланып укытучы-тәрбиячеләр сорауларын да бирделәр. Каядыр төзекләндерәсе бар, идән яки тәрәзә алыштырырга кирәк. Шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Аларны уңай чишәргә мөмкинлегебез бар,- диде Ленар Рафак улы. 

 

                  Ленар Зарипов мәктәпләрдә бигрәк тә информатиика, математика, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты кабинетларының яхшы җиһазланышын билгеләп үтте. Ашханәләр дә яңарыш кичереп яңа уку елына аяк баса. Китапханәләребез бик бай.  

 

Реклама

- Балалар җитмәү сәбәпле ябылу куркынычы булган мәктәпләр бармы?

 

         Әлеге сорауга Ленар Зарипов"Без мәктәпләрне ябу ягында түгел", дип җавап бирде. 

 

- Мәктәпне ябасың икән, авылның киләчәге юк дигән сүз. Мәктәпсез авылдан яшьләр китә, гаиләләр төзелми. Мәктәп авылны саклый,- диде районыбыз җитәкчесе. Ул шулай ук мәгариф оешмаларының грант системасы белән уңышлы эшчәнлек җәелдерүләрен билгеләп үтте.

 

-Без хәзерге вакытта басып торган 7нче санлы бакча да грант отып бик зур эшләр эшләгән. Грант конкурсларында катнашу буенча мәктәпләр арасында тәҗрибә уртаклашуны булдырырга кирәк. Райондагы матур традицияләрен дәвам итеп, матур итеп яңа уку елын башларга язсын. Балаларыбызны туган җирен яраткан чын патриотлар итеп тәрбиялик,- дигән изге теләкләрен дә юллады Ленар Зарипов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев