Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район мәдәният йортында 2020-2021 нче уку елында фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган укучыларны хөрмәтләү тантанасы узды

Җиңүче һәм призер булган укучыларның барысына да, һәм аларны олимпидаларга әзерләгән укытучыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүген район мәдәният йортында 2020-2021 нче уку елында фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган, призлы урыннар алган, төрле конкурс-бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Быелгы уку елында фән олимпиадаларының муниципаль этабында 2268, республика һәм регион этапларында 303 укучы 39 олимпиадада үз көчләрен сынап караганнар. 2020 - 2021 уку елында район укытучыларының фидакарь хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бөтенрәсәй, халыкара, төбәкара, республика фән олимпиадаларында 114 призлы урын яуланды. Узган ел белән чагыштырганда бу сан 21 гә артык (узган ел 93 иде). Шулар арасында 3 – Бөтенрәсәй, 23 - регион, 2 – халыкара, 77 - республика, 9 - “Олимпка юл” олимпиадаларында 10 - җиңүче, 104- призер бар.

Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем буенча идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова да катнашып, үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр.

Реклама

Фән олимпидаларында җиңүче һәм призер булган укучыларның барысына да, һәм аларны олимпидаларга әзерләгән укытучыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Быел “Ел укучысы” исеменә Актанышның 2 нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилә Әбүдәрова лаек булды. Аңа “Ел укучысы” эмблемасы, планшет тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев