Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район мәгариф бүлеге 2017 елга йомгак ясады

Узган уку елында 21 чыгарылыш сыйныф укучысы "Укудагы уңышлары өчен" Рәсәй Федерациясе алтын медаленә, 3 укучы Татарстан Республикасының алтын медаленә лаек булды. 2017 елда БДИ буенча 4 фәннән (математика профиль, база, инглиз теле һәм җәмгыять белеме) нәтиҗәләр республиканыкыннан югары. 2016-2017 уку елында район мәктәпләре арасында - 21, зонада - 1,...

Узган уку елында 21 чыгарылыш сыйныф укучысы "Укудагы уңышлары өчен" Рәсәй Федерациясе алтын медаленә, 3 укучы Татарстан Республикасының алтын медаленә лаек булды.
2017 елда БДИ буенча 4 фәннән (математика профиль, база, инглиз теле һәм җәмгыять белеме) нәтиҗәләр республиканыкыннан югары.
2016-2017 уку елында район мәктәпләре арасында - 21, зонада - 1, республикада 21 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, районныкында - 1660, зонада - 7, республикада 106 укучы катнашты. Укучылар һәм укытучыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республика, бөтенрәсәй, төбәкара, халыкара фән олимпиадаларында 78 призлы урын яуланган. Шуларның 50се - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 14е - Актанышның 2 нче, 9ы - Актанышның 1 нче, 2се - Иске Сәфәр, 2се - Пучы, 1се Богады мәктәбе укучысы.
"Олимпка юл" республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада безнең район укучыларының 3се җиңүче, 9ы призлы урын алды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан сыйфатлы белем бирү буенча төзелгән рейтингта Актаныш районы 35 нче урыннан 13 нче урынга күтәрелде. Ә Татарстан Республикасы татар гимназияләре күрсәткечләре буенча сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1 нче урында.
Республиканың 100 яхшы авыл мәктәбе исемлегендә Киров урта мәктәбе булу да сөенечле.
Узган ел 4 укытучы - "Укытучы-эксперт" грантына, 8 педагог - "Укытучы-мастер" грантына, 9 укытучы - "Өлкән укытучы" грантына, 2 укытучы "Оста мөгаллим" грантына ия булды.
"Ел укытучысы-2017" бәйгесенең республика этабында Актанышның 1 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Рахманова "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә 3 нче урын яулады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марат Гыйльметдинов "Эрудиция һәм ординар булмаган фикерләү" номинациясендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев