Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район мәктәпләрендәге иң оста педагог-психологлар, педагог-оештыручылар билгеләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

29 гыйнвар көнне Киров урта мәктәбендә "Ел педагог-психологы" һәм "Ел педагог-оештыручысы" дип исемләнгән бәйгенең район этабы үтте. Укытучыларның һөнәри осталыкларын бәяли торган бу бәйгедә барлыгы 5 педагог-психолог һәм 8 педагог-оештыручы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча психологлар арасында беренче урынны "Тылсым" мәктәп-бакчадан Гөлназ Шакирҗанова яулады. Икенче урында - Такталачык коррекцион мәктәбеннән Наилә...

29 гыйнвар көнне Киров урта мәктәбендә "Ел педагог-психологы" һәм "Ел педагог-оештыручысы" дип исемләнгән бәйгенең район этабы үтте.
Укытучыларның һөнәри осталыкларын бәяли торган бу бәйгедә барлыгы 5 педагог-психолог һәм 8 педагог-оештыручы катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча психологлар арасында беренче урынны "Тылсым" мәктәп-бакчадан Гөлназ Шакирҗанова яулады. Икенче урында - Такталачык коррекцион мәктәбеннән Наилә Хаҗиева, өченче урында - Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Зөһрә Хабибуллина.
Педагог-оештыручылар арасында Актанышның беренче санлы мәктәбе мөгаллимәсе Әлфирә Әмирҗановага тиңнәр табылмады. Икенче урында - Байсар мәктәбеннән Лилия Сәфиуллина, өченче урында - Актанышның икенче санлы мәктәбеннән Энҗе Нәбиева.
"Балалар хәрәкәтендә иҗадилык" номинациясендә җиңүче булып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты педагог-оештыручысы Алсу Хафизова танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев