Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район мәктәпләрендәге иң оста сыйныф җитәкчеләре билгеләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

25-26 гыйнвар көннәрендә Пучы урта мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе" дип исемләнгән бәйгенең район этабы үтте. Укытучыларның һөнәри осталыкларын бәяли торган бу бәйгедә барлыгы 25 мәктәптән мөгаллим-мөгаллимә катнашты. Шактый киеренке барган бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Байсар мәктәбеннән Эльвира Мурзина яулады. Икенче урында - Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Сәрия Масалимова, өченче...

25-26 гыйнвар көннәрендә Пучы урта мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе" дип исемләнгән бәйгенең район этабы үтте.
Укытучыларның һөнәри осталыкларын бәяли торган бу бәйгедә барлыгы 25 мәктәптән мөгаллим-мөгаллимә катнашты.
Шактый киеренке барган бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Байсар мәктәбеннән Эльвира Мурзина яулады. Икенче урында - Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Сәрия Масалимова, өченче урында - Теләкәй мәктәбеннән Рәмзил Әхмәтов.
Бәйге нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде.
Алар:
"Иң яхшы юнәлеш бирүче"сыйныф җитәкчесе - Киров мәктәбеннән Гөлнара Мәгъдәнурова;
"Тәрбиягә иҗади караш" номинациясе җиңүчесе - Пучы мәктәбеннән Гөлназ Муллагалиева;
"Укучыларда толерантлык хисләре тәрбияләүче" сыйныф җитәкчесе - Сәфәр мәктәбеннән Әхмәтшәрипова Альбина;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев