Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район педагоглары "Йөрәгем җылысын балаларга бирәм" бәйгесендә көчләрен сыный

Әлеге көннәрдә ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Йөрәгем җылысын балаларга бирәм" бәйгесе гөрли.

             Калеб җылысын, күңел миһербанын өләшеп хезмәт куючы Актанышның өстәмә белем бирүче педагоглары да зур теләк белән катнаша анда. Муниципаль этап барышын безнең иҗади төркем дә күзәтеп, бәйгедә катнашучылар белән танышып кайтты.
 Балалар иҗат үзәгенең якты, заманча җиһазланган сыйныф бүлмәсендә биредә эшләүче мөгаллим Айнур Хәниф улы Даутов укучыларга, кызыксынучан егетләргә биремнәр биреп, берничә төркемгә бүленеп мәш киләләр иде. Вак детельләр белән дә шөгыльләнү - тәвәкәллек таләп итә. Балаларныңфикерләвенә уңай йогынты ясый. 
 Наилә Назыйф кызы Хәсәнова да Актаныш балаларының иҗади мөмкинлекләрен үстерүче үзәктә эшли. Ул - 35 ел тәҗрибә стажына ия, экологик, табигый фәннәр юнәлешеннән сабыйларны укыта, бергәләп төрле тематик кул эшләре дә иҗат итәләр. Гомумән, Наилә Назыйф кызы өчен бу яраткан һөнәр:җан сулышы, рухи икмәге дип әйтү һичшиксез арттыру булмас. Бүген исә жюри алдында сынау тотачак ул. Менә инде яшь кенә, белемгә, яңалык үзләштерергә омтылучан егет-кызлар да сынау тота башлады. Дәресләр дәвам итә. 
 Ә инде хөрмәтле жюри комиссиясе үзенең бәһасын куеп, киңәшләрен һәм нәсыйхәтләрен әйтә. Чыннан да бәйге һөнәри педагогик осталыкны камилләштерүгә, тәҗрибәне арттыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев