Актаныш

Районның туган тел укытучылары мастер-класс күрсәтә

Бүген- Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәмне беренче тапкыр 2000 елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында билгеләп үтәләр. Теллләрне саклау бүген дөньядагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала . Бүген Балалар иҗат үзәгендә Халыкара туган тел көне уңаеннан район мәктәпләренең туган тел укытучылары мастер-класска җыелды.

         Милли калфак кигән сөйкемле хатын-кыз укытучыларыбыз, районыбызда алдынгы технологияләр кертү, милли үзенчәлекләрне саклауда һәрьяклап үрнәк күрсәтүче Мари Суыксуы мәктәбе педагоглары туган телне саклау, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

            Мастер –класста 11 укытучының чыгышы тыңланачак. Педагогларның әзерлеген район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназа Имамразыева рәислегендәге комиссия бәяли. Мастер-класс бәйгесен Мари Суыксуы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләйлә Басыйрова башлап җибәрде.

           Комиссия әгъзасы,  Иске Байсар мәктәбе директоры Рамил Сәлахов:
 

- Җир йөзендә 7100дән күбрәк тел исәпләнә. ЮНЕСКО билгеләп үткәнчә, телләрнең камиллелеге буенча - татар теле 4 урында тора, кулланылу дәрәҗәсе буенча 14 урынны биләп тора.
 Бүген,  Халыкара туган тел көне уңаеннан зур бәйге - мастер-класслар оештырылды. Ана теле - кешенең шәхес буларак формалашуына бәяләп бетергесез зур этәргеч бирә. Шуңа, мин, милләтебез сагында торучы филология белгечләрен туган тел бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Аларга саулык, иҗади уңышлар телим һәм әлбәттә, әлеге бәйгедә иң көчлеләр җиңәргә тиеш.

 

Актаныш беренче санлы урта мәктәбе укытучысы Ленара Галиева да фикерләре белән уртаклашты:

- Бу бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Аның максаты якты - үзебезнең ана теленә, балаларда мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Һәр кешенең күңеленә якын тойгылар, сүзләр һәм төшенчәләр бар. Милли аһәңебез - һәркем өчен кадерле. Туган телне сөю һәм аны үз итү гаиләдән килә. 
Барлык әти-әниләрне, балаларны, хезмәттәшләремне матур бәйрәм белән котлыйм!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: