Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбызның мәгариф җитәкчеләре 2021-2022 нче уку елындагы уңышларны барлады

Бүген район хакимиятендә 2021-2022 нче уку елы йомгакларына багышланган брифинг узды. Брифингта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева һәм мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова катнашты.

                     Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  бу атнада узган  җәмәгать тыңлауларында балалар бакчалары, мәктәпләрнең еллык эшчәнлеккә бәя бирелүен, алдагы уку елына максат һәм бурычлар билгеләнүен әйтте.

              Җәмәгать тыңлауларында 4 балалар бакчасы, 8 гомуми белем бирү, 11 база мәктәпләре җитәкчеләре катнашып хисап тоткан. Олимпиада хәрәкәте, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, тәрбия юнәлешендәге эшчәнлек- әлеге күптөрле бәя бирү критерийлары аша алдынгы позицияләрне биләүче мәгариф оешмаларының саны артуга таба. Ә инде ел дәвамында укыту-тәрбия эшчәнлегендә алга китеш булмаган бакча-мәктәпләр алдына яңа бурыч-максатлар билгеләнгән.

             Актаныш районының белем бирү сыйфаты елдан-ел яхшыра. Быелгы күрсәткечләр аеруча куанычлы.   Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә күз салсак, республикада без икенче урында. Беренче урында- Бөгелмә районы. Математикадан профиль имтиханны да укучыларыбыз уңышлы тапшырган. Республикада уртача баллар буенча 4нче позицияне алганбыз. Олимпиада хәрәкәте буенча республикада шулай ук беренче бишлеккә кергәнбез, район укучылары уку елы дәвамында үткәрелгән олимпиадаларда 128 призлы урын яулауга ирешә. Ләйсән Фоат кызы әлеге уңышларга ирешүдә керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен барлык җитәкчеләргә, укытучыларга, укучыларга, аларның әти-әниләренә олы рәхмәтен белдерде. Яңа уку елына аяк баскан мәлдә, укытучыларның август конференциясендә бу нәтиҗәләргә кабат җентекле нәтиҗә ясалачак әле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев