Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбыз педагоглары Республика дәрәҗәсендәге бүләкләр белән хөрмәтләнде

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Күҗәкә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамилә Камал кызы Акмалова, Иске Сәфәр мәктәбенең физик культура укытучысы Нарис Тимерһади улы Габдуллин, Әтәс мәктәбенең математика укытучысы Гөлзәйнәп Васил кызы Галиева, Актанышның 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Энҗе Хавис...

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Күҗәкә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамилә Камал кызы Акмалова, Иске Сәфәр мәктәбенең физик культура укытучысы Нарис Тимерһади улы Габдуллин, Әтәс мәктәбенең математика укытучысы Гөлзәйнәп Васил кызы Галиева, Актанышның 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Энҗе Хавис кызы Салихова - Рәсәй Федерациясе мәгариф һәм фән министрының Мактау кәгазе, Актаныш технология техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмдия Әхтәм кызы Әхмәтҗанова, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина - Татарстан Республикасы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Актанышның 1нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Мәскап кызы Маликова, Актанышның 2нче балалар бакчасы мөдире Ләйсән Рәвис кызы Мәрдәнова, Яңа Кормаш мәктәбенең физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хатип Хаккый улы Зыязетдинов, Яңа Әлем мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Фидүс Нәрфис улы Гыйльфанов, Актанышның 2нче мәктәбенең тарих укытучысы Инсаф Әфтах улы Әмирханов - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Мактау кәгазе, Күҗәкә мәктәбенең технология һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмир Әбүбәк улы Шәехов, Актаныш технология техникумының махсус дисциплиналар укытучысы Илнур Флүс улы Фәйрушин Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев