Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Республика олимпиадаларында Чуракай һәм Теләкәй төп белем бирү мәктәбе укучылары да призлы урын яулады

Актаныш районы укучылары соңгы елларда олимпиадаларда актив катнаша, Халыкара, Бөтенроссия һәм төбәкара бәйгеләрдә призлы урыннар яулый.

           Быелгы уку елында төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга район мәктәпләреннән 343 укучы җәлеп ителгән. Җиңүче яки призлы урыннар яулаганнар арасында төп белем бирү мәктәпләре укучылары да бар. Мәсәлән, Теләкәй һәм Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәпләре республика олимпиадаларында призлы урын яулауга ирешкән.  


                    Теләкәй мәктәбе директоры Рәмзил Әхмәтов фән бәйгеләрендә җиңүчеләр әзерләүнең сере бик гади- бары системалы эш алып барырга кирәк дип саный:

 

-  Безнең Теләкәй мәктәбендә 34 укучы белем ала. 2020 елда районкүләм һәм республика олимпиадаларында 14 урыныбыз булса, 2021-2022 уку елында муниципаль этапта 28 урын, республика этабында 2 призлы урын алуга ирештек. Район һәм республикадагы уңышлар укучы, укытучы һәм ата-аналарның уртак тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Сөмбел Миргалимова татар әдәбияты фәненнән призлы урынга эләкте. Ә Илмир Әхмәтов Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында технология фәненнән призер булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев