Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Республика педагогларының август җыенын каршылап: башлангыч сыйныф укытучылары киңәште

     Һөнәрләрнең бар җайлысы, һөнәрләрнең бар яхшысы, һөнәрләрнең бар авыры...  Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы,  укучыга юл күрсәтүче. Укытучы - ул юк кына “ташбаш малай”ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә, имансыз “юньсездән”дә җан җылысын җәлләмичә, һәрберсен шәхес итеп танучы. Әйе, хөрмәтле остаз белән бергә, аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә. Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай, чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучылары белән мактала.

  17 июнь көнне Актаныш технология техникумы базасында Актаныш муниципаль районы башлангыч класс укытучыларының “Мәгариф эшчәнлеген оештыруга заманча якын килеп, белем бирү процессының эффектлыгын күтәрү” дигән темага киңәшмә узды. Киңәшмә юбиляр укытучыларны зурлау белән башланып китте. Гүзәл затларыбызга матур котлау сүзләре җиткерелде, хуш исле чәчәкләр тапшырылды.  Эшлекле сөйләшүне Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсенең  башлангыч белем бирү методисты Имамова Роза Әсгать кызы алып барды. Ул 2021-2022 нче уку елына планлаштырган эш планы белән укытучыларны таныштырды.  Утырышта узган уку елына йомгак ясалды, яңа бурычлар һәм мәгариф системасы үсешендә юнәлешләр билгеләнде. Биредә барысы йөз башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.

      Киңәшмәдә узган уку елына анализны район методик берләшмә җитәкчесе Даутова Алсу Камил кызы ясады. Һөнәри конкурсларда җиңүчеләрнең, олимпиадада уңыш казанган мәктәпләрнең исеме мактап телгә алынды. Эшләп бетерәсе кимчелекләр дә ассызыкланды.

      Шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм тормышка әзерләүдә күп факторлар катнаша: гаилә,  мәктәп, балалар бакчасы, тирә-юнь, урам,  табигать, милли-региональ  үзенчәлекләр. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү. Әлеге кыйммәтләрне таныту юлында мәктәп белән балалар бакчасы һәрдаим кулга-кул тотынып эш алып барырга тиеш. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты таләпләренә һәм үрнәк белем бирү программасына нигезләнеп, үзләренең белем бирү программасын төзи, раслый һәм тормышка ашыра. ФДББС шартларында һәр яктан да камил шәхес ничек тәрбияләргә? Балаларның логик фикер йөртү сәләтен ничек үстерергә? Бу сорауларга җавапны без  Актаныш №4 балалар бакчасы тәрбиячесе Ганиева Эльвира Илгиз кызы һәм Салахова Эльвира Баграм кызының  чыгышларында таптык. 

       Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы  Хайбрахманова Ләйлә Зөфәр кызының мастер-классында  кече  яшьтәге мәктәп балаларының хәтерен ныгытудагы мнемотехника алымнарын куллану буенча  эш алымнары тәкъдим ителде. Эшлекле уен серләрен җыелышта катнашкан укытучыларыбыз, әлбәттә инде, үз эшләрендә актив кулланырлар. Шулай ук Тат. Ямалы  төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Варина Тәзкирә Рифкать кызы тарафыннан “Конкурста катнашу үз-үзеңне тормышка һәм үзеңне үстерүгә мотивация аспектларының берсе” темасы буенча чыгыш тыңланды. Әлеге чыгышта Укучы – Укытучы - Ата-ана бердәмлеге булганда гына уңышларга ирешергә мөмкин дигән нәтиҗә ясалды. Укучыларның дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә  үз-үзләрен үстерү һәм үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыруда укытучының роле турында яңалыклар белән Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы  Газизова Диләфрүз Мирхәт кызы таныштырды.  Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы башлангыч  класс укытучылары Галиева Илина Илфар кызы һәм Кашапова Зөлфирә Фазлетдин кызы үткәргән тренингта  педагогик  аралашуның нәтиҗәлелеге ачылды, шул уңайдан  башлангыч сыйныф укытучылары  бик теләп тормыш, белем алу, тәрбия темаларына фикер алыштылар, эшлекле уенда катнаштылар.

ФДББС-ның төп ориентиры - укучыларның  индивидуаль, яшь, психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып , шәхеснең яңа сыйфатта үсешенә ирешү.

Уку-эзләнү эше һәм проект  ник кирәк? Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа - мин онытырмын, күрсәт - истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен.” Актаныш №1 урта гомуми белем  бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Шакурова Фәнисә Таһир кызының “Тәрбия өлкәсендә проектлар методы” дигән темага чыгышы нәкъ менә шулар турында иде. Ул тәрбия өлкәсендә проектлар методын куллануда  уңай нәтиҗәләргә ирешеп булуын  аңлатып китте. Слайдларда үз эш алымнары белән таныштырды.

          Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Хисамова Айсылу Фәрит кызы  “Курс яңалыклары. Рухи-әхлакый һәм социаль ориентирлар: өстенлекләр һәм мөмкинлекләр” темасына үз фикерләрен җиткерде,  ОДНКР һәм ОРКСЭ курсларында алган яңалыклар белән таныштырды.

Реклама

      Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсенең башлангыч  белем бирү методисты Имамова Роза  Әсгать кызы чыгыш ясаучы һәр укытучының да ныклы әзерлекле булуын билгеләп үтте, мәгариф яңалыклары белән таныштырды, киңәшмә барышына нәтиҗә ясады. Әйе, башлангыч сыйныф укытучылары булган җирдә күңелсезләнергә урын юк.  Доклад, чыгыш, тренинг, мастер-классларның  нәтиҗәлелеге эзсез калмас. Һәрбер катнашучы әлеге киңәшмәдән үзенең хезмәт сандыгын яңа эш алымнары, файдалы киңәшләр, бай тәҗрибә белән баетты.

      Җәмгыять укытучыга һәрвакыт югары таләпләр куйган, куя һәм куячак. Башкаларны өйрәтү, укыту өчен, аның башкалардан күбрәк белергә тиешлеге бәхәссез. Чын укытучыга, аеруча башлангыч сыйныф укытучысына үз предметын, аны укыту методикасын гына белү аз, ул җәмгыять тормышындагы, мәдәният, сәнгать һ.б. өлкәләрдәге яңалыкларны яхшы белергә тиеш. «Укытучы үзе укыган, өйрәнгән вакытта гына укыта. Укудан туктауга ул укытучы буларак яшәүдән туктый. Дөнья бер урында гына тормый, ул үсештә, үзгәрештә һәм, билгеле инде, педагогика да даими яңаруга, үзгәрүгә дучар». К.Д.Ушинскийның әлеге сүзләре бүген аеруча актуаль. Укытучы һөнәре даими рәвештә белемнәрне яңартып торуны, заманча нәтиҗәле технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итә. Боларның барысына да бары тик өзлексез укыганда, квалификацияне күтәрү юнәлешендә эшләгәндә, менә шундый эшлекле киңәшмәләрдә катнашканда  гына  ирешергә мөмкин.

      Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының тагын шундые да булыр, туфрак булачак бер баланы алтын итә белер,”- дип язган күренекле галим Риза Фәхретдин. Без үзебезгә ышанып тапшырылган балаларның һәммәсен дә алтын итә белсәк иде.

                                                            Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең

    башлангыч сыйныф укытучысы Шайхуллина Светлана Риф кызы.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев