Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Республикада җиңү яуладылар

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 9Б сыйныфы укучылары Ләйлә Исламова һәм Алинә Галиеваның тырышлыкларына күз дә иярми. Район күләмендә уздырылган олимпиадаларда Ләйлә - татар теле буенча, ә Алинә татар әдәбиятыннан беренчелекне яулап, республикада көч сынаштылар. Сыйныфташларымның уңышларына сөенү күңелле икән ул. Без бергә укыйбыз, бер интернатта яшибез. Аларның олимпиадага ничек...

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 9Б сыйныфы укучылары Ләйлә Исламова һәм Алинә Галиеваның тырышлыкларына күз дә иярми.

Район күләмендә уздырылган олимпиадаларда Ләйлә - татар теле буенча, ә Алинә татар әдәбиятыннан беренчелекне яулап, республикада көч сынаштылар.
Сыйныфташларымның уңышларына сөенү күңелле икән ул. Без бергә укыйбыз, бер интернатта яшибез. Аларның олимпиадага ничек әзерләнгәннәрен күреп тордым. Ә бит читтән карап торганда гына бик җиңел кебек. Күпме тырышлык, күпме хезмәт соралганын алар укыган китаплардан күбрәк белүче бар микән? Укымаган китаплары, карамаган фильмнары калмады.
Уңышка ирешим дисәң, туксан тугыз процент тырышлык һәм бер процент сәләт кирәк дип, тикмәгә генә әйтмиләрдер. Татар халык мәкалендәгечә, тырышкан табар - ташка кадак кагар.
Ә Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова, Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова - тырыш укучыларга җиңүгә этәргеч бирүче укытучылар.
Әгәр уңышка ирешергә теләсәгез, онытмагыз: аның төп сере - тырышлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев