Республикакүләм "Бала хокук даирәсендә" конкурсында Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары дрон белән бүләкләнде
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә куйган "Ребенок в мире прав" – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар Республика конкурсы быел 7 нче тапкыр үткәрелде.
Конкурс шартлары белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
"Бала хокук даирәсендә" конкурсында Актаныш районы укучылары да актив катнашты.
Актанышның беренче санлы мәктәбенең Рим Мостафин исемендәге балалар оешмасы махсус бүләккә лаек булды.
"ТАТАРСТАН" Дәүләт телекомпаниясеннән дрон белән бүләкләнде. Видеороликның авторлары педагоглар-Илназ Хөҗҗәтов, Зөһрә Хәбибуллина, әйдаман Гөльяз Хәйретдиновага дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев