Мәгариф яңалыклары
Республикакүләм фән олимпиадасында 12 урын - актанышлыларныкы
Февраль аенда республикакүләм татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән фән олимпиадасында районыбыз укучылары 12 урын яуладылар. Шуларның 10сы - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары. Алар: татар әдәбиятыннан VIII сыйныф укучысы Эльвина Галләмова - җиңүче, IX сыйныфтан - Алсу Рәшитова, Сөмбел Газизова, X сыйныфтан - Энҗе Әһлетдинова, Адилә Саматова, XI сыйныфтан...
Февраль аенда республикакүләм татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән фән олимпиадасында районыбыз укучылары 12 урын яуладылар. Шуларның 10сы - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары. Алар: татар әдәбиятыннан VIII сыйныф укучысы Эльвина Галләмова - җиңүче, IX сыйныфтан - Алсу Рәшитова, Сөмбел Газизова, X сыйныфтан - Энҗе Әһлетдинова, Адилә Саматова, XI сыйныфтан - Айсинә Сәлахова, Айзәрә Сафина, татар теленнән IX сыйныфтан - Алия Исламова, XI сыйныфтан - Алия Ваншина, Әдилә Вилданова - призерлар (укытучылары - Ләйсән Әминова, Ландыш Әһлетдинова). Актанышның 1 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Энҗе Габдуллина (укытучысы Ленара Галиева) җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев