Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Республикакүләм «Авыл тәрбиячесе» бәйгесендә Актанышның 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфирә Шакирова җиңү яулады

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәме белән үткәрелүче «Авыл укытучысы» бәйгесенә быел «Авыл тәрбиячесе» номинациясе кертелде.

              Бәйгедә Актаныш районы тәрбиячеләре дә актив катнашты.  Республикакүләм бәйгенең икенче турына 12 тәрбияче үтте, шуларның 6-сы Актанышныкы иде. Алдагы турга узу өчен конкурсантларга белем бирү эшчәнлеге конспекты язу шарт итеп куелды. Әлеге этапта Актанышның З нче балалар бакчасыннан Шакирова Әлфирә Индус кызы җиңеп чыкты. 


                  Бүген, ягъни 9 нчы сентябрь көнне Татарстанның иң зур авылы саналган Шәледә "Авыл тәрбиячесе" конкурсының йомгаклау этабында Әлфирә Индус кызы үз эшчәнлеген күрсәтте. Жюри әгъзалары- "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре Фәния Альберт кызы Лотфуллина, Рәшит Рәкыйп улы Минһажев, Ирек Гарифулла улы Нигъмәтҗанов, Мәгарифне үстерү институтының өлкән тәрбиячесе Рузилә Вагыйзь кызы Абуллина райондашыбызның хезмәтен югары бәяләде. Әлфирә Шакированың үз эшен бөтен таләпләргә нигезләнеп, төрле яклап ачып бирүен әйттеләр.

                  Гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы коллективын әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә матур уңышлары күп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев