Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

Бүгенгедәй күз алдымда: әле кайчан гына туган авылым Түбән Аташның кечкенә мәктәбендә Әлифба бәйрәмебезне үткәргән идек. Баксаң, инде бу вакыйгадан соң 19 яз, җәй, көз һәм кыш үткән. Күпме утлар-сулар кичелгән, алда биек таулар булып торган максатларга ирешелгән. Сабакташларымның күбесе инде тормышта үз юлын табып, гаилә корып, балалар тәрбияли. Безне...

Бүгенгедәй күз алдымда: әле кайчан гына туган авылым Түбән Аташның кечкенә мәктәбендә Әлифба бәйрәмебезне үткәргән идек. Баксаң, инде бу вакыйгадан соң 19 яз, җәй, көз һәм кыш үткән. Күпме утлар-сулар кичелгән, алда биек таулар булып торган максатларга ирешелгән. Сабакташларымның күбесе инде тормышта үз юлын табып, гаилә корып, балалар тәрбияли.
Безне укырга, язарга, сөйләргә, саннар белән эш итәргә өйрәткән, гомумән, зур тормышка әзерләгән беренче укытучыбыз Нәфия апа күңел түрендә изге фәрештә булып саклана.
Язмышка язылганны алдан күреп булмый шул... Кичәге Нәфия апабыз урынында бүген мин үзем басып торам. Тирә-ягымда беренче сыйныф укучылары гөр килеп шигырь сөйләргә әзерләнә. Ә залга әлеге сабыйларның әти-әниләре, әби-бабайлары җыелган.
Без укучылар белән хәрефләр танырга, хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә өйрәндек. Кыскасы, хәзер безнең алда кечкенә балалар түгел, ә укый, яза, җырлый, бии, шигырь сөйли белгән укучылар басып тора. Монда инде укытучы, укучы, әти-әниләрнең - барыбызның да тырышлыгы бар. Шуның өчен Әлифба бәйрәме - һәммәбез өчен дә зур тантана.
Сүзем күптән түгел генә Актанышның 1 нче мәктәбендә шаулап-гөрләп үткән "Рәхмәт сиңа, Әлифбам!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә турында.
Бәйрәмне Iг сыйныфы җитәкчесе Гөлнара Акбирова һәм озынайтылган көн тәрбиячесе Регина Хафизова әзерләде. Зал искиткеч матур итеп шарлар, плакатлар белән бизәлгән иде, укучылар тәүге тапкыр сәхнәгә чыгуларына карамастан, матур һәм сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырладылар. Табышмаклар әйтешеп, белемнәрен сынадылар. "Әлифба" китабына алмашка килгән "Туган тел"не каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев