Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дәбелем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Әйе, бүгенгедәй...

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дәбелем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Әйе, бүгенгедәй күз алдымда, әле кайчан гына туган авылым - Түбән Аташның кечкенә мәктәбендә Әлифба бәйрәмебезне үткәргән идек. Баксаң, инде бу вакыйгадан соң 18 яз, җәй, көз һәм кыш үткән. Күпме утлар-сулар кичелгән, алда биек таулар булып торган максатларга ирешелгән. Сабакташларымның күбесе инде тормышта үз юлын табып, гаилә корып, балалар тәрбияли.
Безне укырга, язарга, сөйләргә, саннар белән эш итәргә өйрәткән, гомумән, зур тормышка әзерләгән беренче укытучыбыз Нәфия апа күңел түрендә изге фәрештә булып сакланган.
Язмышка язылганны алдан күреп булмый шул... Кичәге Нәфия апабыз урынында бүген мин үзем басып торам. Тирә - ягымда беренче сыйныф укучылары гөр килеп шигырь сөйләргә әзерләнә. Ә залга әлеге сабыйларның әти - әниләре, әби - бабайлары җыелган.
Әлбәттә, бүгенге бәйрәмгә килеп җиткәнче урау юллар аша узарга туры килде. Без укучылар белән хәрефләр танырга, хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә өйрәндек. Кыскасы, хәзер безнең алда кечкенә балалар түгел, ә укый, яза, җырлый, бии, шигырь сөйли белгән укучылар басып тора. Монда инде укытучы, укучы, әти-әниләрнең - барыбызның да тырышлыгы бар. Шуның өчен Әлифба бәйрәме - һәммәбез өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!
Сүзем күптән түгел генә районыбызның Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә шаулап-гөрләп үткән "Рәхмәт сиңа, Әлифбам!" - дип аталган әдәби-музыкаль кичә турында.
Бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтҗанова (Ахметзянова) Айсылу Занил кызы һәм озынайтылган көн тәрбиячесе Хафизова Регина Рәфис кызы әзерләде. Зал искиткеч матур итеп шарлар, плакатлар белән бизәлгән иде, 1 Б сыйныфы укучылары тәүге тапкыр сәхнәгә чыгуларына карамастан, матур һәм сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырладылар. Табышмаклар әйтешеп, белемнәрен сынадылар. Әлифба китабына алмашка килгән "Туган тел"не каршы алдылар.
Кичәбез азагында Г.Тукайның татар халкының милли гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын балалар, укытучылар һәм килгән кунаклар аягүрә басып башкарды.
Замана алдыбызга нинди генә таләпләр куюына карамастан, туган телебезне хөрмәт иткән, борыннан килгән рухи байлыкны, гореф-гадәтләрне, телне сакларга тырышкан укучылар укый биредә. Залдагы әти-әниләр дә шушы хакта уйланып шатланганнардыр.
Әйе, теле барның - иле бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!
Газиз туган телебез - татар теле киләчәктә дә балкып чәчәк атар дигән теләктә каласы килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев