Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: “Укытучы-мастер“ гранты ияләре (ИСЕМЛЕК)

Әлеге грантка районнан 6 педагог ия.

Раушания Марс кызы Әгъләмова, Актанышның 2 нче урта мәктәбенең I квалификацион категорияле инглиз теле укытучысы.
Педагогик стажы 29 ел. Төрле һөнәри бәйгеләрдә теләп катнашучы мөгаллим 2010 елда район башлыгының грантына, 2013 елда ТР хөкүмәтенең “Алгарыш”, 2012, 2014 елларда “Безнең иң яхшы укытучы” грантларына ия. Югары теоретик һәм методик әзерлеккә ия мөгаллим укыту методикасының бар нечкәлекләрен белеп, эшендә нәтиҗәле куллана. 
Раушания Әгъләмова укучыларын фән олимпиадаларына һәм төрле конкурсларга тиешле югарылыкта әзерли. 2017 елда 11 сыйныф укучысы Айзилә Галимова “Олимпка юл” республика олимпиадасында призер булды. 2018 елда шул олимпиада да җиңү яулады. Һәм инглиз теле буенча бөтенрәсәй фән олимпиадасының регион этабында призер булды.

Гөлнара Фәлгать кызы Рахманова, Актанышның 1нче урта мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Эш стажы 18 ел. Педагогик осталыкны үстерү грантларында 3 ел рәттән катнашып, “Укытучы –
мастер” грантына ия булды. Башка грантлардан аермалы буларак, әлеге грантка ия булу өчен, уңышларга ирешеп, нәтиҗәләргә ия булу гына аз. Әйе, грант алу өчен һөнәри конкурсларда җиңүең яки район һәм республика олимпиадаларында укучыларыңның призер булуы шарт. Укучылары татар теленнән республика олимпиадасында призер, татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадасында җиңүче булды. Үзе “Ел укытучысы – 2017” конкурсының “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә республикада җиңү яулады. 2017 елда “Укытучы – мастер” грантына ия булды. 
Гөлнара Рахманова: ”3 ел рәттән әлеге грант кысаларында катнашу миңа нәрсә бирә соң? Һәрбер яңа эш үзеңдә яңа мөмкинлекләрне үстерергә ярдәм итә. Камиллеккә чикләр юк икәнен барыбыз да белә. Мондый грантларда катнашу – минем өчен үземне камилләштерү, тагын бер баскычка күтәрелеп, яңа киңлекләр яулау ул,” – ди.

Лениза Динәвис кызы Фәттахова. Богады мәктәбенең башлангыч сыйныфлар һәм технология фәннәре укытучысы.Эш стажы 25 ел.

Мәктәп, район, республика, бөтенрәсәй, халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаша, үз белемен күтәрү өстендә даими эшли, призлы урыннар яулый.  
“Заманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге аша технология дәресләрендә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен туплау” темасына чыгыш ясап, “Гамил Афзал укулары” VI республика фәнни-тикшеренү конференциясе”ндә –  призер (2017), “Ел укытучысы – 2017” һөнәри конкурсының район этабында – лауреат, бөтенрәсәй укытучыларының һөнәри осталык конкурсында катнашып, “Иң яхшы дәрес” номинациясендә – җиңүче, Түбән Кама шәһәрендә узган “Дебют в науке” VI республикакүләм проект, эзләнү-тикшеренү эше конкурсында җиңүче исемен яулый. Укучылары да олимпиада, конкурсларда призлы урыннар ала.

Алсу Рәскать кызы Харрасова, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның I квалификацион категорияле физкультура укытучысы, көчле спортчы. 
Педагогик стажы 16 ел. Районда үткән һәр спорт чарасында ул үзе актив катнашып кына калмый, ә укучыларына һәм хезмәттәшләренә азарт, дәрт йоктырып, гимназия командасын һәрвакыт югары урыннарга җиткерә. Аның укучылары физкультурадан районда гына түгел, республика һәм региональ олимпиадаларда призлы урыннар алып кайталар. 2015-2018 елларда физкультурадан бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында призерлар һәм җиңүчеләр, 2018 елда физкультурадан бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында 2 призер әзерләде.
2016 елда “Сыйныф җитәкчесе” конкурсының муниципаль этабында – III урын, 2018 елда “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабында III  урын яулады.

Чулпан Тәлгать кызы Гыйләҗева, Актанышның 1нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 
Эш стажы 16 ел. Тынгысыз эшләвенең нәтиҗәләре дә шактый. Укучылары күп еллар дәвамында фән буенча уздырылган район һәм республика олимпиадаларында призер һәм җиңүче булалар. Бүгенге көндә 10нчы сыйныфка баручы укучысы Камилә Арсланова белән рус әдәбиятыннан республика олимпиадасында тәүге югары нәтиҗәне 7нче сыйныфта яулаган иде. Шушы нәтиҗәне яхшырту өстендә көне-төне эшлиләр: 7 сыйныфта – призер, 8 сыйныфта – җиңүче, ә инде 9 сыйныфта республика олимпиадасында гына тугел, рәсәй күләмендә дә призлы урын алды. 
Чулпан Гыйләҗова төрле һөнәри конкурсларда актив катнаша. Быел “Укытучы-мастер”  грантына ия булды. Әлеге конкурста катнашканда иң мөhим бирем, яшь укытучылар белән эш алып баруга юнәлтелгән проект төзү иде. Ул яшь рус телчеләрен борчыган мәсьәләләрне исәпкә алып,  “Алга!”  дигән проект тәкъдим итте. Әле шушы көннәрдә генә Казан шәhәрендә үткән “Укытучы hөнәренә багышлау” дип аталган Республика форумында да катнашырга өлгерде.

Елена   Альберт  кызы Атнагулова, Актанышның 1нче урта мәктәбенең математика укытучысы. 
Эш стажы 19 ел. Күпьеллык эшчәнлек нәтиҗәсендә, иҗади эшләүче укытучылар өчен оештырылган конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә.
2008 елда бөтенрәсәй яшь укытучылар конкурсында катнашып, Дмитрий Зимин Гранты иясе була. 2010 елда район башлыгы Гранты, 2011, 2012, 2014 елларда “Иң яхшы укытучы” республикакүләм 
конкурсында катнашып, грантка, 2018 елда “Укытучы-мастер” грантына ия була.
Укучылары район, республика, регионкүләм конкурсларда гына түгел, хәтта бөтендөньякүләм конкурсларында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Үзе дә төрле конкурсларда көчен сыный. 
2018-2019 уку елында тагын да югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүне планлаштыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев