Актаныш

"Робосабантуй"га барасыңмы?

2022нче елның 27нче февралендә Казанда «Робосабантуй-2022» Идел буе балалар робототехника фестивале үткәрелә. Анда 6-12 яшьлек балалар катнаша ала.

Фестиваль балалар арасында фәнни-техник иҗатны популярлаштыру, робот техникасы белән кызыксынган сәләтле балаларны ачыклау максатында оештырыла. www.robosabantuy2022.ru сайтында ярыш таләпләре белән танышырга һәм катнашу өчен теркәлергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: