Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Ромашка" балалары асфальтка рәсем ясап, тынычлыкка, яхшылыкка, бәхетле балачак нигезенә өндиләр

Актаныш "Ромашка" балалар бакчасында асфальтка рәсем ясау чарасы булып узды.

        Балалар үзләре теләгән образларны акбур белән асфальтка тошерделәр.

Асфальтта рәсем ясау- мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә әйләнә-тирә дөньяны танып белү, иҗат, фантазия, игътибар, вак моторика күнегүләре, иҗади сәләтләрне үстерү, ә иң мөһиме, яхшы кәеф тә.

         Асфальтта рәсем ясап, балалар карандаш һәм пумала белән кәгазьдә ясаганга караганда бөтенләй башка хисләр кичерәләр.

Ахыр чиктә, асфальтта нинди рәсем ясау мөһим түгел, рәсем ясау процессы үзе мөһим, ул балаларга зур ләззәт бирә.

Чара ахырына территориядәге барлык асфальт юллары төрле төстәге келәмгә охшап калды.

Балалар үз рәсемнәре белән бөтен кешене тынычлыкка һәм яхшылыкка - бәхетле балачак нигезенә өндиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев