Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Ромашка”да тәрбияләнүчеләр цифрлы үсештә

Татарстан Республикасындагы Цифрлаштыру елы уңаеннан Актаныш гомуми үсеш бирүче 2нче санлы балалар бакчасы яки райондашларыбыз арасында “Ромашка” дип йөртелгән балалар бакчасында күркәм чара оештырылды.

                                            Биредә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, методистлар, “Ромашка” карамагында эшләп килгән авыл бакчалары катнашты. Цифрлаштыру–яшәешебезнең асылы, заманыбызның якты киләчәгенә илткән юл! 3 юнәлештә цифрлы эшчәнлек алып барыла. Электрон документ әйләнеше, ата-аналарның баланы чиратка теркәве(100%), айлык взнос түләү(98%) интернет киңлекләре аша җайланган. Онлайн рәвештә анкеталар ясалган, “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Ромашка” сәхифәсеннән балалар бакчасы турындагы мәгүлүматкә ия була аласың. 

                                            Балаларга матур, әхлак нигезләренә юнәлтелгән, аларның белем иленә омтылышларын, сәнгати һәм рухи зәвыкларын үстерүгә бар мөмкинлекләр тудырылган. Моның өчен интерактив такта, проектор, компьютер, рейбук, киң билгеле–LEGO WeDo-робототехникасы, “Мин дөньяны иҗат итәм” исемле мультистудитя, барлык таләпләргә туры китерелгән логопедия комплексларында Актаныш сабыйлары рәхәтләнеп шөгыльләнә.Тәрбиячеләр һәрчак яңарышларга, яңа инновацион үзгәрешләргә омтылып хезмәт куялар.

                                            Әлеге чара–интерактив технологияләр кулланышы балаларның һәръяклап үсеше өчен эффектлы алым икәнлеген тагы бер кат исбат итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Мәгариф яңалыклары Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре