Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Ромашкалылар иң оста төзүче гаиләне ачыклады (+ФОТОЛАР)

ФГОС таләпләре- үстерешле, информацион-коммуникатив технологияле яңа белем бирү моделе тудыру хакында бурыч куя. Яңа белем бирү моделенә- төзү, төрле конструкцияләр ясау, бүгенге көн термины белән әйтсәк, робототехника сүзе туры килә. Робототехника балаларда һәм педагогларда гына түгел, ата-аналарда да кызыксыну уята. LEGO конструкторлар төрле яшьтәге балаларны бергә "уйната". Безнең "Ромашка" балалар...

ФГОС таләпләре- үстерешле, информацион-коммуникатив технологияле яңа белем бирү моделе тудыру хакында бурыч куя. Яңа белем бирү моделенә- төзү, төрле конструкцияләр ясау, бүгенге көн термины белән әйтсәк, робототехника сүзе туры килә. Робототехника балаларда һәм педагогларда гына түгел, ата-аналарда да кызыксыну уята. LEGO конструкторлар төрле яшьтәге балаларны бергә "уйната".
Безнең "Ромашка" балалар бакчабызның ФГОС кертү буенча Республикада Пилот мәйданчыгы булуы без, тәрбиячеләргә, зур җаваплылык өстәде һәм безнең балалар бакчасына 720 меңлек үстерешле ЛЕГО материаллары кайтты. Бу лего конструкторларны балаларның актив эшчәнлегенә кертергә тәкъдим ясалды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Лего конструкторлары белән төзегәндә предметларның исемнәрен, аларның формасын өйрәнәләр, соңыннан бала предметның кулланылышы белән таныша.Үсә-үсә предметның нинди материалдан эшләнгән булуын аңлатырга, предметның нәрсәдән эшләнгән булуына карап аның ныклыгы, предметның үзлекләре һәм сыйфатлары турында фикер йөртәләр һәм аларның кайда һәм ничек ясалуы хакында өйрәнәләр.
Бакчабызда "Гаиләдә лего-конструкторлар" дигән атналык булып узды. Атналыкның һәрбер көне билгеле бер тематика астында уздырылды. Шулар арасыннан " Иң оста төзүче гаилә" конкурсы кызыклы, күңелле оештырылды. Балалар ата-аналар белән берлектә бик теләп, тырышып катнаштылар. Үзләренең эшләп алып киленгән корылмалары турында балалар шатланып, сөенеп сөйләделәр. Әледән-әле балалар эшләренә күргәзмә оештыру ата-аналар өчен мөһим. Бу ата-аналарга балалар бакчасы тормышы эшчәнлеге белән танышып барырга мөмкинлек бирә. Ә балалар үз иҗатларына әти-әниләренең игътибарын күреп тагын да тырышыбрак эшлиләр.
Һәрбер төркемнәрдә эшләнгән эшләргә урыннар чыгарылды:
Кечкенәләр төркемендә:1 нче урын: Гайнанова Камилә, 2 нче урын: Рахимова Диләрә
I кечкенәләр төркемендә:1 нче урын: Лукманов Нуриман, 2 нче урын: Митрофанов Рүзәл
II кечкенәләр төркемендә:1 нче урын: Хайретдинова Юлия, 2 нче урын Исламов Булат
Уртанчылар төркемендә: 1 нче урын: Абударов Булат,2 нче урын:Зиннурова Әминә, Бадершаехов Фәнис
Зурлар төркемендә:1 нче урын: Хисаева Илина, Ямалова Азалия, 2 нче урын Юсупов Динар
Мәктәпкә әзерлек төркемендә 1 нче урын: Маликов Раяз, Амирьянов Ислам
2 нче урын: Вахитов Әмир, Фардиева Нәргизә, Шарифуллина Әдилә
3 урынга барлык балалар да билгеләнде.
Нәкъ менә Лего-технологияләр куллану баланың интеллектуаль үсешенә зур этәргеч ясый һәм киләчәктә безнең балалар үз урыннарын табарлар, югалып калмаслар. Киләчәк заманга кирәкле конструкторлар, инженер технологлар, яңа ачышлар ясаучы галимнәр булырлар дип ышанабыз!
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев