Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Ромашка» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре» район семинары узды.

2нче санлы «Ромашка» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре» исеме астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең район семинары булып узды. Әлеге чараның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үсеше формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттыруда педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү.

Исеменнән үк күренгәнчә, педагоглар балаларның сөйләмен камилләштерүдә белемнәрен системалаштырдылар, сөйләм үсешенең заманча технологияләрен гамәлгә ашыруда педагогик эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, әлеге юнәлештә гамәли эш күнекмләрен баеттылар. Бакчаның тәҗрибәле, югары квалификацион категорияле тәрбиячеләре Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы, Гыйльфанова Зәйнәп Роберт кызы, беренче категорияле тәрбияче Гыйбадуллина Рәзилә Марсель кызы туган телебездә сөйләм үсеше эшчәнлекләре күрсәтсәләр, югары категорияле тәрбияче Альбина Рәшит кызы Ибраһимова балаларны рус теленә өйрәтү һәм рус телендә театр эшчәнлеге тәкъдим итте. Балаларны туган телебездә иркен аралаша, матур итеп сөйләшергә өйрәтү өчен күп төрле методлар, уен-технологияләр белән уртаклаштылар алар. Беренче категорияле логопед-тәрбияче Вагизова Алиса Фәндәс кызы "Логопедиядә СибБорд куллану", югары категорияле тәрбияче Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы "Тимбилдинг - лабириннт" уеннарын куллану буенча мастер класс үткәрделәр. Сабирова Рәзинә Рафил кызы, Галимарданова Гөлшат Риф кызы, Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызы, Шарафуллина Хәнис Хәмзәнур улы  балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану буенча ярдәмлекләр, мәгълумати ярдәмлекләр тараттылар. Район балалар бакчалары тәрбиячеләре "Ромашка" бакчасының тәҗрибәсен үзләрендә кулланырга дигән фикер белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев